Балалар бакчасында янгын куркынычсызлыгы инспекторы белән очрашу

2020 елның 20 феврале, пәнҗешәмбе

19нчы февраль көннеТеләче 2нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр чын янгын сүндерүче белән очраштылар. Саба һәм Теләче муниципаль районнары буенча күзәтчелек һәм профилактик эшләр буенча районара бүлекчәнең өлкән инспекторы Тимерханов Л.М.балалар белән,янгын куркынычсызлык нигезләре буенча әзерләнгән,кызыклы сораулар ярдәмендә әңгәмә үткәрде.Ул балаларга ни өчен "шырпы - уенчык түгел" икәнен аңлатты. Ут белән уйнау бик куркыныч һәм ут күп бәла-каза, бәхетсезлеккитерерүе турында сөйләде.Шулай ук балаларга янгын барлыкка килү очрагында нинди куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә кирәклеге турында әйтеп үтте, ашыгыч ярдәм хезмәтләрнең телефон номерларын да искә төшерде. Профилактик әңгәмә һәм практик дәрес балалар бакчасы хезмәткәрләре белән дә уздырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International