19 февраль көнне Теләче җирлекара китапханә хезмәткәрләре Орымширмә башлангыч мәктәбендә, Туган тел көненә багышланган «Туган телем» дип исемләнгән квест-уен үткәрделәр. Укучыларга «И туган тел…» дигән презентация күрсәтелде, "Җыр булырлык сүзләр биргән, туган телем рәхмәт сиңа!" дигән китап күргәзмәсе оештырылды.