Китапханә дәресе үткәрелде.

2020 елның 20 феврале, пәнҗешәмбе

Баландыш авыл китапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары өчен Туган тел көненә багышланган «Дөньяда илләр күп, телләр күп» дип исемләнгән китапханә дәресе үткәрелде. Балалар татар телен белү белән бәйле иҗади биремнәрне актив башкардылар, уеннарда актив катнаштылар: тиз әйтемнәр әйттеләр, фразеологизмнарны аңлаттылар, билгеле бер хәрефләрдән сүзләр төзеделәр һ.б. Җиңүчеләр призлар алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International