17-18 февральдә, Казан шәһәренең Татарстан Республикасы Язучылар берлеге бинасында "Җәлил укулары" Халыкара әдәби конкурсының финалы узды.
Кәримова Асилә (җитәкчесе Кәримова Румия Әнәс кызы-Алан балалар бакчасының музыка җитәкчесе), Алан балалар бакчасында тәрбияләнүче, 3 дәрәҗә диплом һәм бүләкләр белән бүләкләнде, ә Кәримов Сәид (җитәкчесе Сафиуллина Әминә Тимергали кызы-Балыклы башлангыч сыйныф укытучысы), Балыклы башлангыч мәктәбе укучысы, 1 дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Асилә белән Сәидкә алга таба да уңышлар телибез.