2020 нче елның 18 нче февралендә Иске Җөри урта мәктәбендә физика укытучыларының "Укытучының укучыларның иҗади үзенчәлекләрен үстерү буенча эш системасы" дигән темага семинары булып узды. Семинар кысаларында физика укытучысы Хөснетдинова Фирдәвес Хөснулла кызы 7 нче сыйныфта " Атмосфера басымын үлчәү ысуллары.Барометр-анероид " һәм 5 нче сыйныфта"Кара тартмалар сере" дигән темага класстан тыш чара үткәрелде.Түгәрәк өстәл артында "Укытучының укучыларның иҗади үзенчәлекләрен үстерү буенча эш системасы" дигән темага укытучыларның чыгышлары һәм эш тәҗрибәләре тыңланылды.
Физика фәнен укыту һәм Бердәм Дәүләт имтиханына әзерлек буенча актуаль мәсьәләләр каралды, шулай ук ДЙА буенча сынау эшләре нәтиҗәләрен анализладылар. Семинар нәтиҗәле узды, укытучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.