20 февраль көнне 11.00 сәгатьтә Теләче урта мәктәбендә «Ата-аналар тарафыннан бердәм БДИ тапшыру көне» акциясе булып узды.

2020 елның 21 феврале, җомга

20 февраль көнне 11.00 сәгатьтә Теләче урта мәктәбендә «Ата-аналар тарафыннан бердәм БДИ тапшыру көне» акциясе булып узды.   Традицион февраль акциясе кысаларында өлкәннәр тарих буенча сынау имтиханы тапшырдылар.

Акция кысаларында ата-аналар һәм барлык теләүчеләр имтихан тапшыра алдылар. Алар барлык процедуралар: теркәлү, телефон һәм шәхси әйберләр тапшыру, имтихан алды контроле, бланклар тутыру аша уздылар. Шулай ук дәүләт имтиханының тәртибен ничек контрольдә тотуын, имтихан материалларының ничек басылуын һәм эшкәртелүен күрә алдылар, БДИда булачак биремнәрне эшләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International