20 февральдә Казан шәһәрендә Татарстан Республикасы химия укытучылары ассоциациясенең чираттагы җыелышы узды.
2020 елның 21 феврале, җомга
Безнең районнан Олы Мишә урта мәктәбенең химия укытучысы Шәяхмәтова Ләйлә Гыйльмулла кызы, химия укытучыларының район методик берләшмәсе җитәкчесе һәм Теләче урта мәктәбенең химия укытучысы Тимербаева Миләүшә Рузбик кызы катнашты.
26 декабрьдә Теләченең үзәк чыршысы янында "По щучьему велению, по Новогоднему хотению!», дип аталган Теләче муниципаль район башлыгының балалар Чыршы бәйрәме оештырылды. Яраткан әкият геройлары - Скомороха, Емеля, Чуртан, Убырлы Карчык, Кыш Бабай һәм Кар кызын бәйрәмдә катнашучылар җылы каршы алды.
Укучыларның коррупциягә каршы карашын формалаштыру, укучыларда коррупциягә карата тискәре мөнәсәбәт тәрбияләү, коррупциягә каршы тору күнекмәләрен үстерү максатында районда коррупциягә каршы юнәлештәге республика конкурсының муниципаль этабы үткәрелде.