Балалар туган ягыбыз язучылары турында аз белә, гәрчә алар безнең арада яшәсә дә. Язучылар - бер карасаң гади кешеләр кебек.... Әмма, алар даими мәшәкатьләр ыгы-зыгысында да күпләр өчен сизелмәслек һәм гадәтигә әйләнгән әйберләргә, туган җиребезнең матурлыгына сокланып туя алмый. Алар безне кече Ватаныбыз белән горурланырга өйрәтә. Әлеге чарада балалар якташ язучыларыбызның тормыш юлы һәм иҗаты белән танышты. Шулай ук татар халык фольклорыннан төзелгән китап күргәзмәсе дә оештырылган иде.