21 нче февраль Халыкара туган тел көне дип игълан ителде. Шул уңайдан, укучыларыбызда туган телебезгә карата мәхәббәт, горурлык хисләре тәрбияләүне, телебезнең сафлыгы, матурлыгы, аһәңлеге өчен армый-талмый көрәшүне максат итеп, мәктәп китапханәсендә “Туган телем – иркә гөлем” дигән әдәби иртә уздырылды. Китапханәче Мөбәрәкшина Ф.Г. китап күргәзмәсенә күзәтү ясады, укучыларны яңа кайткан китаплар белән таныштырды. Татар теленең дөнья телләре арасында тоткан урыны, татар халык авыз иҗаты турында сөйләде. Кичәдә “Әйтеп бетер” дигән исем астында мәкальләр әйтелде, туган тел турында шигырьләр укылды.Кичә “Туган тел” җыры белән тәмамланды.