ЯҢАЛЫКЛАР


19
февраль, 2020 ел
чәршәмбе

Ул китапны яратучыларны гына түгел, башка кешеләргә уку мөмкинлеге бирүчеләрне дә берләштерә. Шәтке авыл китапханәсе инде икенче ел Халыкара китаплар бүләк итү көненә багышланган акциядә катнаша. Акция кысаларында Шәтке авыл китапханәсендә, 14 февраль көнне, китап бүләк итү көнендә катнаштылар. Яраткан китапханәсенә аларның һәркайсы үз укучысын тапсын өчен китап бүләк итеп алып килделәр. Китапханәдә китап күргәзмәсе оештырылды, анда бүләк ителгән китаплар тәкъдим ителде. Акциядә катнашучыларның барысына да рәхмәт!

17 февраль көнне  “Батыр” спорткомплексында Теләче районы оешма-приедприятияләре һәм авыл җирлекләре арасында мини-футбол буенча ярышларның финал туры булып узды.

15 февраль көнне Субаш авыл китапханәсендә клуб белән берлектә укучылар өчен Россиядә сугышчан интернационалистлар истәлеге көненә багышланган “Сыкрый әле йөрәк хама да” дигән истәлек дәресе үткәрелде. Чарага Әфган сугышы ветераны Меньшов Валерий Петрович  чакырылды. Ул балаларга совет гаскәрләрен Әфганстанга кертү сәбәпләре һәм аның дәвамлылыгы, Әфган сугышы елларында һәлак булган якташларыбыз турында сөйләде. Балалар зур кызыксыну белән ветеранның дулкынланган хикәясен тыңладылар, аңа күп санлы сораулар бирделәр. Чара азагында ветеран балаларны яхшы укырга, үз Ватанын яратырга һәм аны лаеклы яклаучы булырга чакырды.

Әлеге уңайдан 15 февраль көнне Максабаш авылы китапханәсендэ мәдәният йорты белән берлектә , «Балачак»  берләшмәсенэ йөрүче укучылар белән   «Герой шагыйрь – Муса Җәлил» исеме астында патриотик сәгать үткәрелде.  Чара барышында укучылар шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлы белән якыннанрак таныштылар. “Кызыл ромашка”, “Ана бәйрәме” , “Вәһшәт” һ.б. әсәрләрен  кычкырып укыдылар. Патриот шагыйрь, татар халкының сөекле улы М. Җәлилнең балалар өчен язган кызыклы, мавыктыргыч шигырьләре укучыларда шагыйрь иҗатына карата кызыксыну уятты. Соңыннан укучылар белән “Кызыл ромашка” шигыре буенча рәсем конкурсы үткәрелде.

  


17
февраль, 2020 ел
дүшәмбе

Күкчә авылы клубында китапханә белән берлектә “Тылсымлы сүзләр” берләшмәсенә йөрүче балалар катнашында Татарстанның 100 еллыгына багышланган тарихи әңгәмә уздырылды. Тарихи әңгәмә И.Р. Таһировның “История государственности Татарстана” дип исемләнгән әсәре буенча үтте. Балалар Татарстан республикасының тарихы белән таныштылар. 1920 нче елда ТАССР төзелү декреты кабул ителүе, 1990 нчы елда Татарстанның суверен республика итеп игълан ителүе турында китапханәче белем бирде.Соңыннан укыганнар буенча фикер алышу уздырылды.Нәтиҗәләр чыгарылды.Укучылар бик канәгатъ калды. Алар мәктәптә алган белемнәрен тагын да тирәнәйттеләр.

Район мәдәният йортының "Сударушка" вокаль ансамбле Татарстан Халыклар Дуслыгы йортының концерт залы сәхнәсендә бөтен республикадан иҗат коллективлары чыгыш ясады.

Айдар мәдәният йортында "Терроризм-явызлык, терроризм-безнең уртак бала "дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде. Әңгәмә "Терроризм һәм экстремизм — хәзерге заманның иң куркыныч һәм явыз күренешләре.

14 февраль көнне Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында, татар теле тәрбиячесе Сабирзянова Л.М. герой – шагыйрь Муса Җәлилнең иҗатына багышланган “Муса Җәлил – безнең арада”  дигән темага әдәби кичә үткәрде. Әлеге чара барышында балалар шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган презентация карадылар. Балаларга шагыйрь турында кызыклы мәгъүматлар бирелде: аның балачакта зирәк, акыллы, кызыксынучан булуы, мәдрәсәгә йөргән вакытта ук инде иптәшләренә яттан Г.Тукай шигырьләрен сөйләве, оста итеп рәсем ясарга яратуы турында балалар кызыксынып тыңладылар. Муса Җәлилнең үзе теләп туган илне сакларга сугышка китүе, фронтта күрсәткән батырлыклары турында да сөйләнелде. Балалар яттан Муса Җәлилнең “Шакир белән Гали”, “Ишек төбендә” һ.б шигырьләрен укыдылар һәм аның шигырьләренә язылган “Әтәч”, “Чишмә”,  “Сәгать” җырларын җырладылар. Ә “Өч ул” шигырен балалар бик теләп сәхнәләштерделәр. 

2020 елның 15 февраль көнендә Олы Мәтәскә авылында яшәүче тыл ветераны Загидуллина Галимә Габделхак кызына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Бибисәидә апага Россия  Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Нәҗип Хаҗиповның тәбрикләмәләре тапшырылды.

Һәрбер дәүләтнең символикасы бик мөһим. «Символика» төшенчәсе астында флаг, гимн һәм гербны күз алдында тота.
Алар безнең илдә дә, безнең республикада да, Татарстан Республикасында да бар. 
6 февраль көнне Айдар мәдәният йортында ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан Татарстан Республикасының гербын кабул итү көненә багышланган “Республикам  символлары” дип исемләнгән викторина үткәрелде. Клуб мөдире балаларга ТР гербының республикабызның дәүләт символы булуы турында сөйләде. Балалар ТР символлары турында, Канатлы барс турындагы легендаларны зур игътибар белән тыңладылар
Әлеге эшнең максаты-яшь буында туган илебезнең казанышлары өчен горурлык, үз халкының гореф-гадәтләренә сакчыл караш формалаштыру, дәүләт символикасына мөрәҗәгать итү аеруча мөһим.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International