ЯҢАЛЫКЛАР


17
февраль, 2020 ел
дүшәмбе

9 февральдэ Үзәк авылы мәдәният йортында Алан мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Умырзая "театр коллективы тарафыннан әзерләнгән Исламия Мәхмүтованың “ Мәхәббәт чишмәсе"спектакле сәхнәләштерелде. Спектакль югары дәрәҗәдә бәяләнде - халык аягүрә басып алкышларга күмде.

 Ачы мәдәният йортында, китапханә белән берлектә, балалар һәм яшүсмерләр өчен «Планетаңны җылы исем белән сакла»дигән экологик викторина үткәрделәр. Балалар хайваннар һәм үсемлекләр тормышы турында тест сорауларына җавап бирделәр, табигать күренешләре турында мәкальләр һәм әйтемнәр искә төшерделәр. Чара барышында мәдәният хезмәткәрләре катнашучыларга табигатькә һәм бөтен тереклеккә игътибар һәм кайгыртучанлык белән карарга кирәклеге турында сөйләделәр. Чара ахырында табигать турында иң яхшы рәсем конкурсы үткәрелде.

13 февраль көнне Айдар мәдәният йортында герой-шагыйрь, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең тууына 114 ел тулу уңаеннан "Җәлилнең үлемсез юллары" дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. 
Әдәби танышу сәгатенә Айдар балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм башлангыч сыйныф укучылары чакырылды. Балалар шагыйрьнең кырыс фронт көннәре, фашист концлагерьларында үткәрелгән куркыныч,авыр вакытлары турында белделәр.                                 
     Рәхимсез газаплар да, үлүчеләр камерасы да шагыйрь ихтыярын сындырмый. Ул, Ватанга бирелмичә, герой буларак, җәзаланды. Муса Җәлил исеме гуманизмның чагылышы, батырлык символы булды. Ул кыска, әмма кайнап торган эшчәнлек белән тулы, якты тормышта яшәде.
      Чара ахырында барысы бергә шигырьлләрен укыдылар, "Салют сиңа, Муса Җәлил", "Җырларым" кебек җырларын җырладылар.

Муса     Җәлил әнә  шундый исемнәрнең берсе. Шагыйрь үзенең бөтен гомерен туган иленә, туган халкына багышлады. 15 февраль- каһарман шагыйрь М.Җәлилнең тууына 114 ел тулу уңаеннан Урта Мишә авыл китапханәсендә, клуб белән берлектә,  “Муса Җәлил каһарман шагыйрь” – исемле батырлык дәресе үткәрелде. Күргәзмәдәге китапларга күзәтү уздырылды. Муса Җәлил татар халкының герой шагыйре, Бөек Ватан сугышы батыры. Җәлилнең батырлыгы, иҗаты үлемсез, җырга әйләнгән гомере – мәңгелек. Язучының иҗатына багышланган “Муса Җәлил иленә сәяхәт” исемле презентация күрсәтелде.

Бөек Җиңүнең 75 еллыгы ул 75мең батырлык  бите.  Әлеге бәйрәм уңаеннан, 13 февраль көнне Шәтке авыл китапханәсендә Шәтке урта мәктәбенең 3 сыйныф укучылары өчен «Сезнең батырлык үлемсез, сезгә мәңгелек дан»дип исемләнгән патриотик дәрес үткәрелде. Китапханәче балаларга  Җиңү көненең илебезнең барлык кешеләре өчен изге көн булуы һәм киләчәктә дә шулай булып калуы турында сөйләде. Китапханәдә булган  очрашу, сугыш еллары вакыйгалары һәм безнең өчен җирдә тынычлыкны яулаган кешеләр турында тагын бер кат искә төшерү өчен сәбәп. Бөек Ватан сугышы елларында күп кенә якташларыбызның югары хәрби бүләкләр алганын да искә төшерделәр. Каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең батырлык турындагы шигырьләре укылды.

14 февраль көнне Максабаш авылы мәдәният йортында китапханәче белән берлектә ТАССР ның тууына 100 ел тулу уңаеннан  «Мин яратам сине Татарстан» дип исемләнгән мәгълүмати сәгать үткәрелде. Чара Татарстан гимны белән башланып китте.  Яшьләр республикабызның ничек барлыкка килүе  татар халкының кайсы төрки халыктан килеп чыгуы турында мәгълүмат алдылар. Әңгәмә барышында алар туган авылыбызның тарихы, табигате, гореф-гадәтләре,авылдан чыккан күренекле шәһесләре һәм зыялы кешеләре белән таныштылар.  Мәгълүмати сәгать  викторина сорауларына жавап биру белән тәмамланды.

Әлеге уңайдан, 15 февраль көнне Максабаш авылы мәдәният йортында китапханәче белән берлектә, «Балачак»  берләшмәсенә йөрүче укучылар белән   «Герой шагыйрь – Муса Җәлил» исеме астында патриотик сәгать үткәрелде.  Чара барышында укучылар шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлы белән якыннанрак таныштылар. “Кызыл ромашка”, “Ана бәйрәме” , “Вәһшәт” һ.б. әсәрләрен  кычкырып укыдылар. Патриот шагыйрь, татар халкының сөекле улы М. Җәлилнең балалар өчен язган кызыклы, мавыктыргыч шигырьләре укучыларда шагыйрь иҗатына карата кызыксыну уятты. Соңыннан укучылар белән “Кызыл ромашка” шигыре буенча рәсем конкурсы үткәрелде.

  

15 февраль көнне Субаш авыл китапханәсендә, клуб белән берлектә укучылар өчен Россиядә сугышчан интернационалистлар истәлеге көненә багышланган “Сыкрый әле йөрәк хаман да” дигән истәлек дәресе үткәрелде. Чарага Әфган сугышы ветераны Меньшов Валерий Петрович  чакырылды. Ул балаларга совет гаскәрләрен Әфганстанга кертү сәбәпләре һәм аның дәвамлылыгы, Әфган сугышы елларында һәлак булган якташларыбыз турында сөйләде. Балалар зур кызыксыну белән ветеранның дулкынланган хикәясен тыңладылар, аңа күпсанлы сораулар бирделәр. Чара азагында ветеран балаларны яхшы укырга, үз Ватанын яратырга һәм аны лаеклы яклаучы булырга чакырды.

15 февральдә Алан авылы мәдәният йортында авыл яшьләре белән ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан Татарстаннын күренекле кешеләре хакында  әңгәмә үткәрелде.Әңгәмә барышында Бөек язучы, Бөек Ватан сугышы   герое Муса Җәлилне дә искә алдылар. Анын шигырьләрен укылды.

15 февраль көнне Кече Кибәхуҗа төп мәктәбендә  кабатланмас балачак иленең иң зур бәйрәмнәренең берсе-Әлифба бәйрәме үтте.Җир йөзендә кем генә булмасын, кайда гына эшләмәсен- ул зур дулкынлану белән үзенең нәни кулларына тәүге тапкыр Әлифба алганын искә төшерә.Чөнки һәркемнең дә белем дөньясына беренче адымы Әлифбадан башлана. Бәйрәмгә 1 сыйныф укучыларының әти-әниләре дә килгән иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International