14 февраль көнне Максабаш авылы мәдәният йортында китапханәче белән берлектә ТАССР ның тууына 100 ел тулу уңаеннан «Мин яратам сине Татарстан» дип исемләнгән мәгълүмати сәгать үткәрелде. Чара Татарстан гимны белән башланып китте. Яшьләр республикабызның ничек барлыкка килүе татар халкының кайсы төрки халыктан килеп чыгуы турында мәгълүмат алдылар. Әңгәмә барышында алар туган авылыбызның тарихы, табигате, гореф-гадәтләре,авылдан чыккан күренекле шәһесләре һәм зыялы кешеләре белән таныштылар. Мәгълүмати сәгать викторина сорауларына жавап биру белән тәмамланды.