Юбилярны котладылар

2020 елның 17 феврале, дүшәмбе

2020 елның 15 февраль көнендә Олы Мәтәскә авылында яшәүче тыл ветераны Загидуллина Галимә Габделхак кызына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Бибисәидә апага Россия  Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Нәҗип Хаҗиповның тәбрикләмәләре тапшырылды. Район башкарма комитеты җитәкчесенең  социаль мәсьәләр буенча урынбасары Динар Гыйниятуллин һәм Олы Мәтәскә  авыл җирлеге башлыгы Миннәхмәт Вәлиуллин Галимә  апага изге теләкләрен җиткереп, истәлекле буләк, чәчәк бәйләме тапшырдылар.

Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International