ЯҢАЛЫКЛАР


10
февраль, 2020 ел
дүшәмбе

2020 елның 10 февраль көнендә Теләче авылында яшәүче тыл ветераны Кәримова Рәбига Шиhап кызына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Рәбига апага Россия  Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Нәҗип Хаҗиповның тәбрикләмәләре тапшырылды. Район башкарма комитеты җитәкчесенең  социаль мәсьәләр буенча урынбасары Динар Гыйниятуллин һәм Теләче авыл җирлеге башлыгы Ильдар Мараков Рәбига апага изге теләкләрен җиткереп, истәлекле буләк, чәчәк бәйләме тапшырдылар.


8
февраль, 2020 ел
шимбә

7  нче  февральдә  Теләче урта мәктәбе педагог – психологы З.З. Габрахманова “Кеше тәрбияләү”  дип исемләнгән республика конкурсының  муниципаль этабында  катнашты һәм 1 нче урынны яулады. Бу конкурс укытучыларга яңа педагогик алымнар табарга һәм иҗади үсешләренә ярдәм итә. Котлыйбыз!

 Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан «Рисуй с нами» иҗади остаханәсе «Ветераннарга мәңгелек хәтер», «Солдатларыбызның батырлыклары», «Ватанга хезмәттә» Бөтенроссия иҗат конкурсларында катнашырга чакыра. Күкчә авыл китапханәсе "Ветераннарга мәңгелек хәтер" конкурсында катнашты һәм үзенең эшен юллады.

3 февраль көнне Олы Нырсы авыл китапханәсендә Т. Камалиев  иҗаты буенча  «Ромашкалар эзлим», «Сезгә генә сөйлим» шигырьләре буенча фикер алышу сәгате булып узды.

7 нче февраль көнне район мәдәният йортында Теләче авыл җирлеге гражданнарының җыены буып узды. Җыенда Татарстан республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Сафин Л.Р., район башкарма комитеты Җитәкчесе Хаҗипов Н.Н.-лар катнашты. 2019 нчы елда Теләче авыл җирлегенең социаль – экономик үсеш нәтиҗәләре буенча Теләче авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Мараков Илдар Рамилевич чыгыш ясады.


7
февраль, 2020 ел
җомга

6 февраль көнне Район мәдәният йортында Туманов Д.А. җитәкчелегендә “Созвездие – Йолдызлык” фестиваленең жюри әгъзаләре конкурста катнашырга теләк белдергән укучылар һәм өстәмә белем бирү педагоглары өчен мастер-класслар күрсәттеләр. Балалар иҗат үзәгенең педагоглары һәм укучылары зур теләк белән катнашып, үзләренә күп кенә мәгълүмат та тупладылар.

    7 февраль көнне Максабаш авылы китапханәчесе һәм мәдәният йорты директоры Максабаш авылы балалар бакчасында «Туган жирем - Татарстан» дип исемләнгән мәгълүмати күзәтү үткәрделәр. Күзәтү барышында балалар  республикабызның килеп чыгышы, тарихы  аның символлары һәм җитәкчеләре белән таныштылар. Татарстан гербының һәм флагының барлыкка килү тарихын, алардагы төсләрнең һәм сүрәтләрнең нәрсәгә таянып килеп чыкканлыгын белделәр. Әлеге чара Татарстан гимны белән тәмамланды.

Чөнки әдәбият дөньясында танылган шагыйрьләр һәм язучылар гына түгел, китаплар да юбиляр була ала. Күп еллар элек иҗат ителгән әсәрләр дә укучылар арасында популярлыгын югалтмыйча, хәзерге вакытта актуаль булып кала бирә.

7 февраль көнне район балалар китапханәсе хезмәткәрләре Теләченең 1 нче номерлы «Аленушка» балалар бакчасында «Республикамның дәүләт гербы» дип исемләнгән мәгълүмати күзәтү үткәрделәр. Кече Ватаныңа мәхәббәт, аның тарихына һәм мәдәниятенә хөрмәт белән караудан башка үз илеңнең чын гражданинын һәм патриотын тәрбияләү мөмкин түгел. Балалар республикабыз символларын белергә, аның тарихы белән горурланырга тиеш. Күзәтү барышында кечкенәләр Республикабыз гербының барлыкка килү тарихын, аның нәрсәне символлаштыруын һәм нинди төсләргә таянуы турында белделәр. Аннан соң бергәләп викторина сорауларына җавап бирделәр. Соңыннан татар халкының көнкүреше һәм гореф-гадәтләре темасына мультипликацион фильмнар карадылар.

5 нче февраль 2020 елда Теләче урта белем бирү мәктәбенең актовый залында өстәмә белем бирү педагоглары арасында “Йөрәгемне балаларга бүләк итәм – 2020” республика конкурсының район туры узды. Конкурста Балалар иҗат үзәгеннән 5, спорт-сәламәтләндерү үзәгеннән 1 педагог катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International