9 февраль көнне Байлар Сабасында «САБА – АРЕНА» боз сараенда бадминтон буенча Татарстан Республикасы шәхси Кубогының зона туры узды. Баландыш төп мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы Мөбәрәкшина Ч. призлы урынны яулады. Аның тренеры-балаларга өстәмә белем бирү педагогы-Заббаров А. Ф.
7-9 февральдә Спас районының Болгар шәһәрендә узган мини-футбол буенча Татарстан Республикасы Чемпионатының кече Кубогына Теләче муниципаль районы җыелма командасы ия булды.
«Урок Цифры» Бөтенроссия акциясе кысаларында Баландыш төп гомуми белем бирү мәктәбендә информатика буенча дәресләр узды.
«Саннар дәресе» белем бирү чарасында 6-9 нчы сыйныфта «Шәхси ярдәмчеләр »темасына дәресләр үткәрелде. Акциянең максаты-яшьләр, ата-аналар һәм педагогларның игътибарын саннар белән эшләүнең мөһимлегенә юнәлтү. Укучылар информатиканы, аерым алганда программалаштыруны өйрәнүгә зур кызыксыну белдерделәр. Тренажерны узган барлык катнашучылар да «Саннар дәресе»н уңышлы узган өчен сертификатлар алдылар.
Визит карточкасы һәм мастер-класс кысаларында, конкурста катнашучылар тарафыннан психологик-педагогик практиканы тормышка ашыру, һөнәри эшчәнлек кысаларында белем бирү мөнәсәбәтләрендә катнашучыларга психологик-педагогик ярдәм күрсәтүнең инновацион технологияләрен куллану буенча педагогик тәҗрибә күрсәтелде. Конкурс нәтиҗәләре буенча 2 урынны безнең бакчабызның педагог-психологы Гильфанова Ф.Н.яулады. Җиңүчеләргә мәгариф бүлегеннән грамоталар һәм бүләкләр тапшырылды.
2020 елның 8 февралендә Теләче муниципаль районында массакүләм чаңгы ярышлары узды.
Ростов өлкәсенең Красносулинск районы мәдәният муниципаль бюджет учреждениесе җирлекара үзәк китапханәсе балалар укуларын алга этәрү, балаларга экологик тәрбия бирү һәм язучы Нина Михайловна Павлова иҗатын популярлаштыру максатыннан IV Төбәкара «Читаем книги Нины Павловой» акциясе оештырды.
6 февраль көнне Олы Нырсы авыл китапхнәсендә Муса Җәлилнең “Җырым белән җиңдем дошманны” дип исемләнгән шигырь укучылар бәйгесе узды һәм язучыга атап күргәзмә оештырылды. Конкурста барлыгы 7 бала катнашты. Бәйгедә башкару осталыгы, сөйләү һәм сәхнә культурасы бәяләнде.
7 февраль көнне Олы Нырсы авыл китапханәсендә “Герб - Татарстан символы” - дип исемләгән күргәмә оештырылды. Күргәзмәдә авылдашларның кул эшләре урын алды.
Балтач, Балык Бистәсе, Байлар Сабасы, Кукмара, Теләче районнарыннан килгән – 200 спортчы катнашкан әлеге турнирда тренерлар Әхтәмов Р.Н., Заһидуллин Б.Х. җитәкчелегендә Теләче спорт мәктәбе балалары да уңышлы чыгыш ясап кайтты. 2011 елгы малайлар арасында 50 метр ирекле стиль арада Теләче урта мәктәбе укучысы Гыйниятуллин Әмир 2 урынны яулады. Ул медаль һәм грамота белән бүләкләнде.
2020 елның 10 февраль көнендә Иске Җөри авылында яшәүче тыл ветераны Ибрагимова Бибисәидә Гали кызына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Бибисәидә апага Россия Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Нәҗип Хаҗиповның тәбрикләмәләре тапшырылды. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләр буенча урынбасары Динар Гыйниятуллин һәм Иске Җөри авыл җирлеге башлыгы Раиль Мараков Бибисәидә апага изге теләкләрен җиткереп, истәлекле буләк, чәчәк бәйләме тапшырдылар.