ЯҢАЛЫКЛАР


12
февраль, 2020 ел
чәршәмбе

9 февраль көнне  Ачы мәдәният йортында китапханә белән берлектә балалар һәм яшүсмерләр өчен «Береги свою планету с тёплым именем Земля» дигән экологик викторина үткәрделәр. Балалар хайваннар һәм үсемлекләр тормышы турында тест сорауларына җавап бирделәр, табигать күренешләре турында мәкальләр һәм әйтемнәр искә төшерделәр.

Әлеге истәлекле датага һәм ТАССРның 100 еллыгына әзерлек кысаларында Айдар авыл китапханәсендә «Безнең герб - тынычлык һәм игелек символы» китап күргәзмәсе оештырылды.   Китапханәгә килүчеләр республикабызның дәүләт символы – герб турындагы материаллар белән таныша алдылар. Бу истәлекле көн уңаеннан китапханәче укучылар белән «Республика символлары» дип исемләнгән викторина үткәрде.

8 февраль  көнне  Урта Мишә авылы клубында Баландыш авыл җирлегенең, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан үтүче “Җиңү безнең йөрәкләрдә”   дип исемләнгән район фестивале концерты узды. Әлеге чарада Баландыш авылы китапханәчесе дә катнашты.

8 февраль көнне Урта Мишә авыл клубында Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган  район күләмендә игълан ителгән “Җиңү безнең йөрәкләрдә” исемле сәнгать фестивале узды. Фестиваль кысаларында китапханәчеләр тарафыннан “Хәтердән мәңге җуелмасын, Җиңү елларының даннары” дип исемләнгән күргәзмә әзерләнде.

10 февраль көнне Әбде авыл китапханәсендә рус шагыйре, әдәбият буенча Нобель премиясе лауреаты Борис Леонидович Пастернакның (1890-1960) тууына 130 ел тулуга багышланган ««И вся земля была его наследством» дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды. Борис Пастернакның таланты Россиядә генә түгел, бөтен дөньяда танылган. Күргәзмәдә укучылар рус шагыйре, язучы, тәрҗемәче биографиясенең кызыклы фактлары белән таныша алдылар. Күргәзмәгә  «Стихотворения и поэмы, переводы», «Избранное», «Доктор Живаго» романы куелды.

10 февраль көнне Әбде авыл китапханәсендә “Так мало жил – успел так много!” дигән А. С. Пушкинны искә алу көненә багышланган танып - белү сәгате үткәрелде. Балалар Пушкин һәм Дантес дуэтыннан соң туган төн вакыйгалары, аның бөек һәм үлемсез шигырьләре турында белделәр. Укучылар шигырьләр укыдылар, викторинада актив катнаштылар. Балалар бөек шагыйрьне искә алдылар һәм аның әсәрләре һәм иҗаты турында үз фикерләрен әйттеләр. Һәркем үзе өчен А.С. Пушкин иҗатында ниндидер яңа һәм мавыктыргыч яңалык ачты.


11
февраль, 2020 ел
сишәмбе

10 февраль көнне Теләче балалар китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан уртанчы һәм югары сыйныф укучылары арасында «Көчле рухлылар: разведчиклар һәм партизаннар турында китаплар укыйбыз» Бөтенроссия акциясе кысаларында «Данлы партизан сукмаклары буйлап» дип исемләнгән мәгълүмати күзәтү үткәрелде. Акция Бөек Ватан сугышы елларында совет разведчикларының, партизаннарның һәм яшерен эш алып баручыларның батырлыгына багышлана.  Тәкъдим ителгән китаплар ярдәмендә без балаларны илебезнең героик үткәне мисалында тарихи - патриотик рухта тәрбияләргә тырышабыз, аларны күренекле разведчиклар һәм партизаннарның тормыш юлы белән таныштырабыз, төрле яшьтәге укучылар арасында Бөек Ватан сугышы турындагы әсәрләрне популярлаштырабыз.

8 февраль көнне Субаш авылы мәдәният хезмәткәрләре авылда бергә яшәүләренә 60 ел «бриллиант» туйларын бәйрәм итүче  Пётр һәм Варвара Подъячевлар  гаиләсендә булдылар. Алар юбилярларга үзләренең изге теләкләрен һәм истәлекле бүләкләрен тапшырдылар.

7 февраль  көнне  Казан шәһәре Яңа Савин районының  аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче №71 нче татар-русс урта гомумбелем бирү мәктәбе базасында, Татарстан Республиксы мәгариф һәм фән министрының урынбасары Асадуллина А.М. катнашында “Мәгариф” милли проектының “Һәр баланың уңышы” федераль проекты кысаларында өстәмә белем бирү региналь системасы эшчәглегендәге  приоритет юнәлешләр” темасына өстәмә белем учреждениеләре җитәкчеләренең республика киңәшмәсе  уздырылды.

Бөек  җиңүнең 75 еллыгына багышланган чаралар районыбызда дэвам итә.Фестиваль кысаларында авыл җирлекләре арасында концертлар башланып  китте.Һәрвакыттагыча , мондый  мероприятиедан Баландыш төп мәктәбе читтә калмады. Укучылар, укытучылар коллективы үзләренең дәртле биюләре, моңлы җырлары, театр сәнгатенә булган осталыклары белән тамашачы күңеленә кереп калды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International