Теләче муниципаль районында, «Ел укытучысы-2019» конкурсы кысаларында укытучылар һөнәри осталыкларын сынауны дәвам итәләр. Бу конкурсларда Олы Мишә урта мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Мухаметова Р.Х. , өстәмә белем бирү педагогы Баширова Н. И. үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Алар чыгышлары аша үз һөнәрләренең остасы, компетентлы педагог икәнен исбатладылар. Баширова Н.И. 1 нче призлы урынга, Мухаметова Р.Х. 2 нче призлы урынга лаек булды. Конкурста катнашкан педагогларга рәхмәтебезне белдерәбез, яңа җиңүләр телибез.
Агымдагы елның 9 февралендә Байлар Сабасында 2006 елда туган һәм аннан да яшьрәк укучылар арасында бадминтон буенча Татарстан Республикасы шәхси Кубогының 1 нче туры узды. Өстәмә белем бирү педагогы Җаббаров Алмаз Фоат улы җитәкчелегендә әлеге ярышта аның 5 тәрбияләнүчесе катнашты.
2020 елның 9 февралендә Арча шәһәрендә 2005 елда туган һәм аннан да яшьрәк егетләр арасында Ватанны саклаучылар көненә багышланган мини-футбол буенча Арча муниципаль районының ачык беренчелеге булып узды. Әлеге ярышларда 5 команда, шул исәптән балаларны сәламәтләндерү - белем бирү (профильле)үзәге педагогы Артур Рөстәм улы Хәбиров командасы да катнашты.
8 февраль көнне Урта Мишә авыл клубында Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган район күләмендә игълан ителгән “Җиңү безнең йөрәкләрдә” исемле сәнгать фестивале узды. Фестиваль кысаларында Урта Мишә авылы китапханәсе тарафыннан “Хәтердән мәңге җуелмасын, Җиңү елларының даннары” дип исемләнгән күргәзмә әзерләнде.
9 февраль көнне Күкчә авыл китапханәсе "Тылсымлы сүзләр" берләшмәсе белән берлектә "Нина Павлованың китапларын укыйбыз", IV Төбәкара акциясендә катнашты һәм диплом белән бүләкләнде.
5 февраль көнне Югары Кибәхуҗа авыл китапханәчесе, «Кояшкай» балалар бакчасында, тәрбиячеләр белән берлектә, Татарстан АССР оешуга 100 ел тулуга багышланган «Мин яратам сине, Татарстан» дип исемләнгән түгәрәк өстәл артында әңгәмә үткәрелде. Балалар белән бергә Татарстанның зур тарихи шәһәрләрен искә төшерделәр, истәлекле вакыйгаларны, күренекле шәхесләрне, милли ашларны санап үттеләр.
7 февраль көнне Югары Кибәхуҗа авыл китапханәсендә мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә «Күңелле балачак» берләшмәсенә йөрүче балалар белән ТРның гербы кабул ителгән көн уңаеннан түгәрәк өстәл үткәрелде.
9 февраль көнне «Күңелле балачак» берләшмәсенә йөрүче балалар белән, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан, Югары Кибәхуҗа авыл китапханәчесе, мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә балаларга чана шууны оештырды.
Казаклар авылы китапханәсе Свердлау өлкәсе Талицк район китапханәсе үткәргән «Көчле рухлылар: партизаннар һәм разведчиклар турында китап укыйбыз» акциясенә кушылды һәм диплом белән бүләкләнде.
Китап күргәзмәсе укучыларга республикабызның тарихы турында сөйли. Күргәзмә буенча күзәтү һәм әңгәмә үткәрелде.