ЯҢАЛЫКЛАР


13
февраль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

8  – 10   нчы   февраль  көннәрендә  татар теле  буенча  республика олимпиадасының йомгаклау  этабында Теләче урта гоумбелем мәктәбе укучылары  Галимова Нәфисә , Нуруллина Айсинә  һәм Тимербаева  Динә катнаштылар. Йомгаклау  этабында Галимова Нәфисә  һәм Тимербаева  Динә призер булдылар , Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының дипломы белән бүләкләнделәр. Укучыларны  республика олимпиадасына  татар теле һәм әдәбияты    укытучылары  Асадуллина  З.Н.,  Ибрагимова Г.М. һәм А.М. Гильфанова әзерләде. Зур уңышларыгыз белән  котлыйбыз!

6 нче февраль көнне Теләче урта мәктәбендә  яшь спортчылар   Бөек Ватан сугышышда Җиңүнең 75 еллыгына багышланган   пневматик мылтыктан  ату ярышында катнаштылар. Яшь спортчылар ату буенча үзләренең күнекмәләрен күрсәттеләр.

Шәтке авыл китапханәсе Бөек Ватан сугышы елларында совет разведчикларының, партизаннарының һәм подпольщикларның батырлыгына багышланган «Көчле рухлылар: разведчиклар һәм партизаннар турында китап укыйбыз» III Бөтенроссия акциясенә кушылды. Китапханәче 10 сыйныф укучыларына партизаннар, партизаннар сугышы алымнары турында сөйләде. Балалар яшь герой Валя Котикның батырлыгы турында белделәр.


12
февраль, 2020 ел
чәршәмбе

10нчы февраль  көнне Саба һәм Теләче муниципаль районнары буенча күзәтчелек һәм профилактик эшләр буенча районара бүлекчәнеңөлкән инспекторы Тимерханов Л. М. Шәдке балалар бакчасында янгын куркынычсызлыгы буенча чираттагы тикшерү үткәрде.Тикшерү барышында балалар бакчасында янгын куркынычсызлыгы таләпләренең үтәлеше тикшерелде һәм хезмәткәрләр белән янгын куркынычсызлыгы чаралары турында планнан тыш инструктаж үткәрелде.

9 февраль көнне Алан авыл китапханәсенә балалар "Әкият эчендә хикмәт бар"дип исемләнгән чарага килделәр. ТАССРның 100 еллыгы кысаларында, яшь укучыларыбыз "Татарстан-минем Ватаным" дип исемләнгән китап күргәзмәсе буенча әдәби-танып-белү сәяхәте үткәрделәр, татар балалар язучыларының әкиятләрен укыдылар, чөнки нәкъ менә әкиятләрдән  баланы матур әдәбият белән таныштыру башлана. Балалар бик теләп «Әкияттә – безнең дусларыбыз» дигән әкият викторинасында катнаштылар, рус һәм татар әкиятләре буенча белемнәрен тикшерделәр. Чара күңелле һәм мавыктыргыч үтте.

Теләче 3 нче номерлы балалар бакчасы педагог-психологы Баева А .Г. "Кеше тәрбияләү" конкурсының муниципаль этабында катнашты һәм 3 нче урынны яулады. Хезмәттәшебезне котлыйбыз һәм киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез .

Шул уңайдан Теләче җирлекара китапханәсе хезмәткәрләре Орымширмә башлангыч мәктәбенең башлангыч сыйныф укучыларына «Разведчикларның һәм партизаннарның батырлыгы» дип исемләнгән кычкырып уку сәгате үткәрделәр. В.Быковның «Обелиск», А. Алексинның «Сугыш чоры балалары», В.Богомоловның «Иван. Зося», Н.Бирюковның “Чайка". Акциядә катнашучыларга партизаннар хәрәкәтенең роле, халкыбызның каһарманлыгы турында әңгәмә үткәрелде.

Шул уңайдан Теләче җирлекара китапханәсе хезмәткәрләре Орымширмә башлангыч мәктәбендә «Три цвета на фоне истории» дип исемләнгән мәгълүмати сәгать үткәрде.Чарада балаларга  гербның Дәүләт символы булуы, андагы төсләрнең ниләр аңлатуы турында сөйләнде, презентация күрсәтелде.

2019 елдан Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы тарафыннан «Кече һәм урта  эшкуарлыкка ярдәм» илкүләм  проекты  кысаларында яңа  эш  башлаучы  фермерларга  ярдәм  итү  буенча   «Агростартап» программасы  гамәлгә ашырыла  башлады.   2 млн сумнан  4 млн сумга кадәр грантларны республиканың барлык  районнарыннан 103 мөрәҗәгать  итүче  алды  инде.  

10 февральдә Алан урта гомумбелем бирү мәктәбендә Җиңүнең 75 еллыгына багышланган Парламент дәресе уздырылды. Дәрес барышында Хәсәнова А.М. совет халкының Бөек Җиңүгә керткән өлеше турында сөйләде.  Армияне һәм промышленность үзәкләрен азык-төлек белән тәэмин итәргә тиешле авыл хуҗалыгының сугыш елларында авыр шартларда калуына басым ясады. Сугыш китергән афәтләрнең халык күңеленнән җуелмаска тиешлеген аңлатты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International