ЯҢАЛЫКЛАР


14
февраль, 2020 ел
җомга

Һәр милләттә исеме телгә алынуга ук ихтирам уята торган шәхесләр була. Муса Җәлил әнә шундыйларның берсе. Юк, ул исем генә түгел, ә тирән мәгънәле символ да. 13 нче февраль көнне Айдар авыл китапханәсендә Муса Җәлилнең тууына 114 ел тулу уңаеннан, “Муса Җәлил - батырлык һәм намус символы” дип исемләнгән  күргәзмә куелды. Аның төп максаты – шагыйрь шәхесе, иҗаты һәм батырлыгы турында тулы мәгълүмат бирү. Күргәзмәгә  китапханә фондында булган - төрле жанрларда иҗат иткән әсәрләре, аның турында мәкаләләр, газета - журнал басмалары куелды. Муса Җәлил иҗатын яратучылар өчен күргәзмәдә тәкъдим ителгән шагыйрь иҗаты һәм тормыш юлы турында әдәбият кызыклы һәм файдалы булачак.

Традиция буенча , мәктәбебездә һәр ел саен диярлек  февраль аенда Гаилә бәйрәме үткәрелә.Шуны истә тотып буген мәктәптә “Әти , әни һәм мин – тату спорт гаиләсе” исеме астында  чара үткәрелде.Ярышта алты гаилә катнашты, алар төрле спорт ярышларында үзләрен сынап карады. Нәтиҗәдә “Өлгерләр” командасы җиңүче булды.Бәйгедә катнашучыларга бүләкне авыл җирлеге башлыгы Мөхәммәтшин Рөстәм Шамсевәли улы алып килгән иде.

8 февраля в рамках IV Межрегиональной акции «Читаем книги Н.М.Павловой» библиотекарь Ямбулатской сельской библиотеки провела громкие чтения «Знакомимся с творчеством Н.М.Павловой». Юные читатели с большим интересом узнали о том, что Нина Михайловна Павлова — писательница, автор сказок и рассказов для детей, учёный-растениевод, доктор биологических наук. Ребята познакомились с её замечательными книгами, которые приучают нас внимательно присматриваться к окружающему миру, любить и беречь природу, бережно относиться ко всему живому. Завершилась акция чтением замечательной сказки Нины Павловой «Крылатка — неудачница». Книга посвящена приключениям маленького крылатого орешка, путешествующего по родным просторам. И ребята с огромным удовольствием отправились в увлекательнейшее путешествие с маленьким берёзовым семечком — крылаткой. 

Без егерме беренче гасырда яшибез бит. Нәрсә белән килдек без яңа, өченче меңъеллыкка?  Җир һәм һаваларның пычрануы, зур территорияләрдәге урманнарның януы, эчә торган суларның җитмәве.... Хәзерге вакытта кешелекнең генә түгел, Җир шарындагы бөтен тереклекнең юкка чыгуына куркыныч яный. Цивилизация, техника барлыкка китереп, кеше табигатькә һәм үзенә дә зыян китерә, ахыры куркыныч тәмамланырга мөмкин. Шуңа күрә дә кешенең табигать белән бәйлелеге - кешелек алдында тора торган төп проблемаларның берсе. 

 


13
февраль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Бүген, 2020 елның 13 февралендә, Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Нигъмәтҗанова Энҗе Нияз кызы Теләче муниципаль районына эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә булды.  

11 нче февраль көнне Алан авылы китапханәсендә кече яшьтәге китап укучылар өчен ТАССРның 100 еллыгын билгеләп үтү елы уңаеннан, “Татарстан - минем Ватаным” дип исемләнгән туган якны өйрәнү сәгате үткәрелде. Чарага катнашучы балаларга республика оешу тарихы, башкалабызның истәлекле урыннары, халыкның көнкүреше, милли бәйрәмнәр турында мәгълүмат җиткерелде, китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.

Районда 2020 елгы Бөтенроссия халык санын алуга әзерлек эшләре дәвам итә. 2019 елда Теләче авыл җирлегендә адреслы хуҗалык буенча искәрмәләрне бетерүдә урам исемнәре белән 170 данә аншлаг, йорт номерлары белән 500 данә аншлаг алыштырылды. 2020 елда авыл җирлекләрендә урам исемнәре һәм йортларның номерлары белән аншлагларны алмаштырырга планлаштырыла.

12 февраль көнне район балалар китапханәсендә, Теләченең 3 нче номерлы «Шатлык» балалар бакчасына йөрүчеләр өчен, бөек татар язучысы М. Җәлилгә багышланган «Халкыбыз каһарманы» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. Презентация ярдәмендә балалар шагыйрьнең кырыс фронт еллары, фашист концлагерьларында үткәрелгән куркыныч вакыйгалар турында белделәр. Шулай ук М. Җәлилнең «Ана бәйрәме» әсәре буенча төшерелгән мультипликацион фильм тәкъдим ителде. Соңыннан балалар шагыйрьнең күргәзмәгә куелган китаплары белән таныштылар.

Сәламәт яшәү рәвеше – һәр гаиләнең нигезе. Урта Мишә авыл китапханәсендә “Сәламәтлек – зур байлык” исемле темага буклет эшләнде һәм күзәтү ясалды. Сәламәтлекне сатып алып булмый. Сәламәт булырга теләсәң, иң беренче чиратта, яхшы һәм дөрес тукланырга кирәк. Ул - матурлыкның нигезе, шуңа күрә аны сакларга һәм ныгытырга кирәк. Сәламәт тәндә - сәламәт акыл, диләр.

9 нчы февраль көнне Олы Нырсы авыл китапханәсендә Татарстанның халык шагыйре, прозаик, драматург Фәнис Яруллинның туган көненә багышлап әдәби уку үткәрелде. Язучының тормышы һәм иҗаты белән таныштырылды.“Алар көчле рухлы, язмышларга буйсынмас шәхесләр” дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды.  Китапларына күзәтү үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International