ЯҢАЛЫКЛАР


14
февраль, 2020 ел
җомга

Агымдагы елның 9 февралендә  Байлар Сабасында 2006 елда туган һәм аннан да яшьрәк укучылар арасында бадминтон буенча Татарстан Республикасы шәхси Кубогының 1 нче туры узды. Өстәмә белем бирү педагогы Җаббаров Алмаз Фоат улы җитәкчелегендә әлеге ярышта аның 5 тәрбияләнүчесе катнашты.

       Ярыш нәтиҗәләре буенча Мөбәрәкшина Чулпан 3 урынны яулады.

2020 елның 9 февралендә Арча шәһәрендә 2005 елда туган һәм аннан да яшьрәк егетләр арасында Ватанны саклаучылар көненә багышланган мини-футбол буенча Арча муниципаль районының ачык беренчелеге булып узды. Әлеге ярышларда 5 команда, шул исәптән балаларны сәламәтләндерү -  белем бирү (профильле)үзәге  педагогы Артур Рөстәм улы Хәбиров командасы да катнашты. 

2020 елның 8 февралендә Теләче чаңгы базасында, ОДМС белән берлектә, Теләче муниципаль районының гомуми белем бирү мәктәпләре, оешмалары, предприятиеләре, учреждениеләре һәм авыл җирлекләре командалары арасында, Бөек Ватан сугышының  75 еллыгына багышланган, "Татарстан чаңгы юллары -2020" массакүләм чаңгы ярышлары үткәрелде. Ярышта Шармаш һәм Әбде мэктэплэреннэн кала, районның 12 мәктәбе, барлыгы 103 укучы катнашты. 

7 февраль көнне Шәтке мәдәният йортында Тәрбия өлкәсендә эшләүче хезмәткәрләрнең "Кеше тәрбияләү"дигән республика конкурсының муниципаль этабы булып узды.

10  – 12   нче   февраль  көннәрендә  татар әдәбияты   буенча  республика олимпиадасының йомгаклау  этабында Теләче урта гоумбелем мәктәбе укучылары Тимербаева  Динә   һәм Ибраһимова Эльмира катнаштылар. Йомгаклау  этабында Тимербаева  Динә призер булды , Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының дипломы белән бүләкләнде. Укучыларны  республика олимпиадасына  татар теле һәм әдәбияты    укытучысы  З.Н. Асадуллина  әзерләде. Зур уңышларыгыз белән  котлыйбыз!

    

Әлеге конкурста Теләче №1,2,3, Җөри балалар бакчаларыннан барлыгы 56 бала катнашты. Нәниләр “ Театраль күренеш”, “Ансамбль”, “Нәфис сүз”, “Вокал”номинацияләрендә көч сынаштылар. Турнир барышында алар үзләренең осталыкларын күрсәттеләр, барысы да бик тырышып әзерләнгән иделәр. Бәйге ахрында һәр балага да грамота һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Бүген Теләченең 3 нче номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр Теләченең 1нче номерлы балалар бакчасында инглиз телендә үткәрелгән иҗади  район  күләм бәйгесендә катнаштылар. Бәйгенең максаты-чит телдә белем бирүнең сыйфатын, инглиз телен белү дәрәҗәсен арттыру, тәрбияләнүчеләрнең чит телләрдәге коммуникатив компетентлыгын үстерү өчен шартлар тудыру.   Безнең тәрбияләнүчеләр сәнгать уку һәм ансамбль номинациясендә призерлар булдылар. Балаларны бәйгедә уңышлы чыгыш ясаулары белән котлыйбыз.

11 февраль көнне  Иске Җөри авылы китапханәсендә ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан “Җир бизәге туган авылым белән, мактанырлык минем хакым бар” дип исемләнгән  әңгәмә узды. Китапханәче  әңгәмә барышында туган авылыбызның тарихы, табигате, гореф-гадәтләре һәм зыялы кешеләре белән таныштырды.

Иске Җөри авыл китапханәсе «Нина Павлова китапларын  укыйбыз» IV Төбәкара акциясенә кушылды. Китапханәче балаларны Н.Павлованың  тормышы һәм иҗаты белән таныштырды, хикәяләрен  укыды.

Максабаш авылы китапханәсе Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан «Рисуй с нами» иҗади остаханәсе оештырган  «Ветераннарга мәңгелек хәтер» конкурсында катнашып  үзенең эшен юллады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International