Әлеге көнне аеруча балалар көтеп ала. Йөрәк формасындагы кечкенә “валентинка”лар бәйрәмнең төп атрибуты. Бу бәйрәм якынлашкан көннәрдә ТУМнең кыска көн төркеменә йөрүче балалар үз куллары белән, төрледән-төрле открыткалар ясады. Әлеге матурлыкны алар бәйрәм көнне якын кешеләренә бүләк итәчәк.
13 февраль көнне Кече Кибәхуҗа төп мәктәбендә районыбызның “Родник” халыкка социаль ярдәм күрсәтү оешмасының социаль педагогы Гайнетдинова Ф.Т. укучылар белән очрашты һәм ТАССР оешуның 100 еллыгына багышланган “Мин һәм минем Ватаным” дип исемләнгән әңгәмә үткәрде.
13 нче февраль көнне Теләче урта мәктәбендә ата-аналар Теләче муниципаль районы мәгариф бүлеге башлыгы Н.В. Карпова һәм Казан шәһәре инженерлар лицее хезмәткәрләре белән очраштылар. Очрашуга килгән ата - аналар балаларга өстәмә белем бирү проектлары белән таныштылар. Инглиз телен өйрәнү , инглиз телендә оештырылган театрда катнашу , робототехника һәм инженерлык нигезләре программалары ата –аналарда зур кызыксыну уятты. Очрашу бик нәтиҗәле үтте.
14 февраль көнне Теләче балалар китапханәсе Халыкара китап бүләк итү көненә багышланган «Дарите книги с любовью» исемле дүртенче Бөтенроссия акциясендә катнашты. Ул балаларга китап бүләк итүчеләрне һәм китап укуга мәхәббәт тәрбияләүчеләрне берләштерә торган иң яшь бәйрәмнәрнең берсе. Бу акциядә безне Майсурадзе һәм Белоусовлар гаиләләре хуплады. Яратып бүләк ителгән китаплар китап киштәләрендә үз урыннарын табачак. Чөнки китап – бүгенге көндә иң яхшы бүләк, аның ярдәмендә без мәдәниятебезне алга этәрәбез һәм үзтәрбиябезне арттырабыз. Киләчәктә әлеге акциядә катнашучылар тагын да күбәер һәм яңа энтузиастлар табылыр дип өметләнәбез.
2020 нче елның 13 нче февралендә Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Нәҗип Нәкыйп улы Хаҗипов Казан шәһәренең инженерлык лицее җитәкчеләре белән очрашты, хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Очрашуны дәвам итеп инженерлык лицее белгечләре Теләче урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында әти-әниләр һәм мәктәп укучылары белән очрашты. Ата-аналарга эш принциплары, инженер юнәлешләре һәм чит телләр буенча укыту программалары турында мәгълүмат җиткерелде.
13 февраль көнне Олы Нырсы урта мәктәбе базасында « Җәмгыять белеме дәресләрендә укучыларның проект эшчәнлеген оештыру” дигән темага тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларының район семинары үткәрелде. Семинарда 10 нчы сыйныфта « Хезмәт базары» темасына ачык дәрес күрсәтелде. Дәресне Хәлилова Лариса Ринат кызы үткәрде. Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан сыйныфтан тыш чара оештырылды. Түгәрәк өстәл артында ТАССР ның100 еллыгы, Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан үткәреләчәк чаралар һәм дәүләт имтиханнары турында сөйләшүләр үткәрелде.
2020 нче елның 13 нче февралендә Теләченең 1 нче номерлы балалар бакчасы базасында мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен инглиз телендә иҗади бәйге үткәрелде.
2020 нче елның 11 нче февралендә мәгариф бүлеге базасында гомуми белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре белән БДИ-2020гә әзерлек мәсьәләсе буенча әңгәмә үткәрелде. Киңәшмәдә мәктәп директорлары һәм укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары катнашты. Әңгәмә барышында сынау тестлары нәтиҗәләре анализланды һәм "БДИ-2020гә әзерлек буенча бурычлар куелды.
10 - 12 февраль көннәрендә Казанда татар төркемнәрендә укучы балалар өчен татар әдәбиятыннан республика олимпиадасының йомгаклау туры булды. Бу олимпиадада Теләче урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Тимербаева Динә (укытучысы Әсәдуллина Зөлфия Наил кызы) мактаулы урын алды.
Алар Мәгариф һәм фән министрлыгының Дипломы белән бүләкләнделәр.
8 - 10 февраль көннәрендә Казанда татар төркемнәрендә укучы балалар өчен татар теленнән республика олимпиадасының йомгаклау туры булды. Бу олимпиадада 3 укучыбыз мактаулы урыннар алып кайтты: