2020 нче елның 13 нче февралендә Теләченең 1 нче номерлы балалар бакчасы базасында мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен инглиз телендә иҗади бәйге үткәрелде.
Конкурс 4 номинация буенча үткәрелде:
-«Сәнгать укулары»
- "Вокал"
- «Ансамбль»
- "Театральләштерелгән тамаша".
Барлыгы Теләченең 1 нче, 2 нче, 3 нче балалар бакчаларыннан һәм Иске Җөри балалар бакчасыннан 36 бала катнашты.