Әлеге чарада район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илнур Хаҗинурович Хамидуллин да катнашты. Бу көнне район мәдәният учреждениеләре арасында Яңа ел бәйрәме , тирә-якны төзекләндерү буенча район бәйгесе җиңүчеләре бүләкләнде.
Узган ел әлеге датаның 30 еллыгын зурлап бәйрәм иткзн идек. Әфган. Илебез тарихының әрнүле, кайгылы бер бите. Күкләргә тиеп утырган таулар арасында үлем белән күзгә –күз очрашкан язмышлар. Авыр булса да бу тарих битен хәтер саклыгы белән ел да ача торабыз. Чөнки онытырга һәм оныттырырга ярамый. Үзәк ял паркында Әфганчыларны искә алу көне уңаеннан узган чарада Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Хаҗипов Нәҗип Нәкыйп улы, Саба һәм Теләче районы хәрби комиссар урынбасары Айрат Камил улы Садыйков, әфганчылар, район җитәкчеләре катнашты.
15 февральдә Балалар сәламәтләндерү-белем бирү (профильле) үзәге педагоглары А.Г. Фәтхуллин һәм И. И. Зәйнуллин җитәкчелегендәге укучыларыбыз Ф. К. Гарәфиев истәлегенә багышланган ООО «Металл» призына чангы ярышы буенча Арча муниципаль районы беренчелегендә катнаштылар.
14 февраль көнне Теләче муниципаль районы мәгариф учреждениеләре укучылары арасында «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура - спорт комплексының кышкы фестивале булып узды. Баландыш төп мәктәбе укучылары Хәйретдинов И. - 2 урын, ә Җаббарова Ф. - 3 урын яуладылар.( Җитәкчесе физкультура укытучысы-Җаббаров А. Ф.)
Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган чаралар районыбызда дәвам итә.” Җиңү безнең йөрәкләрдә” дип исемләнгән фестиваль кысаларында, авыл җирлекләре арасында концертлар башланып китте. 14 нче февраль көнне Олы Мишә мәдәният йортында узган чарада мәктәбебез коллективы да актив катнашты. Фестиваль-концертта Олы Мишә урта мәктәбе укучылары, укытучылары үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәттеләр.
Тарихыбызның фаҗигале сәхифәсе. Сугыш күптән бетте, әмма югалту газабы – мәңгелек әрнү төзәлмәс, ул безнең гомергә җитәрлек.
14 февраль көнне Теләче балалар китапханәсендә «Афганистан – моя боль и память» дип исемләнгән фотокүргәзмә оештырылды. Китап укучылар Әфганстан сугышының тарихы, аның геройлары белән таныштыручы альбомнар һәм башка басмалар белән таныша алдылар. Районыбызда Әфган сугышын үткән егетләр шактый. Илебезне батырларча саклаган һәм Ватан алдында үзләренең хәрби бурычларын үтәгән геройларыбыз хакында кече буын вәкилләре белергә һәм һәрвакыт истә тотарга тиеш.
13-15 февраль көннәрендә Биектауда герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә узган республикакүләм көрәш ярышларында Теләче районы җыелма командасы 1 нче урынга лаек булды.
2020 елның 14 февралендә «Батыр» спорткомплексы һәм «Дулкын» йөзү бассейны базаларында, Теләче муниципаль районы гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары арасында «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының кышкы фестиваленең муниципаль этабы узды. Фестивальдә 118 укучы катнашты. Фестивальдә катнашучылар түбәндәге сынауны үтәделәр: йөзү, йөгерү, отжимание,тартылу, чаңгы, урыннан сикерү, наклон һәм ату.
12 нче февраль көнне Теләче урта мәктәбендә инглиз теле театрына йөрүче балалар бассейнга йөзәргә бардылар. Бассейнга бару балаларга бик ошады.
14 февраль көнне Теләче җирлекара китапханәсенең уку залында якташыбыз Советлар Союзы Герое Ксенофонтов Александр Кузьмичка һәм Муса Җәлил туган көненә багышланган батырлык сәгате узды. Чара Ксенофонтов Александр Кузьмичның тууына 110 ел, Муса Җәлилнең тууына 114 ел, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы һәм ТАССР төзелүнең 100 еллыгы кысаларында үтте. Китапханәчеләр геройларның тормыш юлы, иҗаты, Бөек Ватан сугышындагы батырлыклары турында сөйләделәр. Теләче гомуми урта белем бирү мәктәбенең 6 “б” сыйныф укучылары М.Җәлилнең үлмәс шигырләрен яттан сөйләделәр. Батырлык сәгате барышында геройларыбызга багышланган видеофильм һәм презентация күрсәтелде. Укучылар игътибарына «А.К.Ксенофонтов наш земляк – он наша сила», «Муса Җәлил – талантлы шагыйрь» исемле китап күргәзмәләре тәкъдим ителде.