14 февраль көнне район мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләренең еллык хисап җыелышы узды.

2020 елның 17 феврале, дүшәмбе

Әлеге чарада район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илнур Хаҗинурович Хамидуллин да катнашты.  Бу көнне район мәдәният учреждениеләре арасында Яңа ел бәйрәме , тирә-якны төзекләндерү  буенча район бәйгесе җиңүчеләре бүләкләнде.

Шулай ук, Теләче муниципаль районы башкарма комитеты мәдәният бүлегенең Рәхмәт хаты беләнҮзәкләштерелгән китапханәнең методик бүлеге мөдире - Сәләхова Гөлчәчәк Равил кызы һәм районы Алан авыл китапханәсе китапханәчесе -Хисамиева Гөлназ Әгъзәм кызы;Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең Рәхмәт хаты белән Субаш авыл клубы мөдире -Романова Татьяна Алексеевна, Шармыш авылы китапханәсе китапханәчесе  Тереньева Ирина Владимировна;Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы белән  Олы Мишә авыл китапханәсе китапханәчесе Газизова Рузалия Шамил кызы,Субаш авылының "Нардуган" фольклор коллективы җитәкчесе Павлова Зоя Ивановна һәм

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының «Мәдәнияттәге казанышлары өчен " күкрәк билгесе белән  Теләче муниципаль районы Балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Сафиуллин Ильяс Ислам улы бүләкләнде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International