Узган ел әлеге датаның 30 еллыгын зурлап бәйрәм иткзн идек. Әфган. Илебез тарихының әрнүле, кайгылы бер бите. Күкләргә тиеп утырган таулар арасында үлем белән күзгә –күз очрашкан язмышлар. Авыр булса да бу тарих битен хәтер саклыгы белән ел да ача торабыз. Чөнки онытырга һәм оныттырырга ярамый. Үзәк ял паркында Әфганчыларны искә алу көне уңаеннан узган чарада Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Хаҗипов Нәҗип Нәкыйп улы, Саба һәм Теләче районы хәрби комиссар урынбасары Айрат Камил улы Садыйков, әфганчылар, район җитәкчеләре катнашты.