13-15 февраль көннәрендә Биектауда герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә узган республикакүләм көрәш ярышларында Теләче районы җыелма командасы 1 нче урынга лаек булды. Түбәндәге көрәшчеләребез үз үлчәү авырлыкларында чемпион калдылар:
Динар Кәримуллин – 70 кг.,
Ренас Кәлимуллин – 80 кг.,
Артур Зөлкәрнаев – 75 кг.,
Ранис Галимуллин – 85 кг.,
Муса Галләмов – 130 кг.,
Азат Шәйхетдинов – ветеран көрәшчеләр арасында җиңү яуладылар.

