7 февраль көнне Шәтке мәдәният йортында Тәрбия өлкәсендә эшләүче хезмәткәрләрнең "Кеше тәрбияләү"дигән республика конкурсының муниципаль этабы булып узды.
Конкурста мәктәп директорларының тәрбия эшләре буенча 6 урынбасары һәм 3 педагог-психолог катнашты. Конкурсантларның чыгышлары нәтиҗәләре буенча жюри җиңүчеләрне һәм призерларны билгеләде:
1 урын-Чернова Валентина Андреевна, Үзәк урта мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары.
2 урын-Мухаметова Розалия Хатыйп кызы-Олы Мишә урта мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары.
3 урын-Хәйретдинова Миләүшә Хатип кызы, Олы Нырсы урта мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары.
Психологлар арасында 1 урынны Габдрахманова Зөлфия Зөфәр кызы, Теләче урта мәктәбе яулады.