10 – 12 нче февраль көннәрендә татар әдәбияты буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабында Теләче урта гоумбелем мәктәбе укучылары Тимербаева Динә һәм Ибраһимова Эльмира катнаштылар. Йомгаклау этабында Тимербаева Динә призер булды , Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының дипломы белән бүләкләнде. Укучыларны республика олимпиадасына татар теле һәм әдәбияты укытучысы З.Н. Асадуллина әзерләде. Зур уңышларыгыз белән котлыйбыз!