13 февраль көнне Теләченең беренче номерлы балалар бакчасы базасында, балалар бакчалары арасында инглиз телендә иҗади бәйге булып узды.

2020 елның 14 феврале, җомга

Әлеге конкурста Теләче №1,2,3, Җөри балалар бакчаларыннан барлыгы 56 бала катнашты. Нәниләр “ Театраль күренеш”, “Ансамбль”, “Нәфис сүз”, “Вокал”номинацияләрендә көч сынаштылар. Турнир барышында алар үзләренең осталыкларын күрсәттеләр, барысы да бик тырышып әзерләнгән иделәр. Бәйге ахрында һәр балага да грамота һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International