ЯҢАЛЫКЛАР


31
гыйнвар, 2020 ел
җомга

30 нчы январь көнне Алан урта мәктәбендә 5-9 класс укучылары арасында “Роза ветров” исемле проект эшләре конкурсы булып узды.

Бүген Теләче 3нче балалар бакчасында юл йөрү кагыйдәләренә багышланган «Могҗизалар кыры»дип исемләнгән интеллектуаль-күңел ачу уены үткәрелде, анда кечкенәләр төркемендә тәрбияләнүчеләр (тәрбияче Мөбәрәкова Д. М.) катнашты.

30 нчы гыйнвар көнне Субаш авыл китапханәсендә клуб белән берлектә ТАССР оешуга 100 тулу багышланган  «Спорт – сәламәтлек нигезе» исеме астында укучы балалар белән әңгәмә үткәрелде һәм ахырдан теннис уйналды.

30 гыйнварда Алан урта гомумбелем бирү мәктәбендә 5-9 сыйныф укучылары арасында “Җилләр гөлчәчәге” проектлар конкурсы уздырылды.  Икенче ел рәттән әлеге чара безнең мәктәп базасында үткәрелә. Быел бу конкурста районыбызның 36 укучысы катнашты.

2020 елның 27 - 29 гыйнвар  көннәрендә  Казан шәһәрендә татар телендә белем алучы мәктәп укучылары өчен татар әдәбиятыннан республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды.  Югары Кибәхуҗа  урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Хазиева Д. призер булды.  (укытучысы Хасаншина Зөбәрҗәт Рәхимҗан кызы). 

Балалар иҗат үзәгененең өстәмә белем бирү педагоглары Набиуллина Рафиля Рафилевна и Шаипова Раъно Исамовна “Мәгариф системасында халык костюмын тарихи-мәдәни обүект буларак өйрәнү” дип исемләнгән түгәрәк өстәлдә катнаштылар. Әлеге чарада 60 тан артык кеше катнашты.

Балалар иҗат үзәгеннең Олы Мишә мәктәбе базасында эшләп килүче “Экологик патруль” түгәрәге укучысы Шигабутдинова Рәмилә (җитәкчесе- Баширова  Нурия Ильдусовна) Түбән Кама шәһәрендә узган XIII  нче республика күләм фәнни-гамәли экология конференциясендә “Экоград” та матур чыгыш ясап 3 дәрәҗә диплом белән бүләкләнде!

Анда муниципаль район   балалар оешмаларының җитәкче-кураторлары катнашты. Безнең районнан ӨБМБУ “БИҮ” дән методист,  район балалар оешмалары кураторы Римма Рашитовна Закирова  ккатнашты.

Янгын hәм электр куркынычсызлыгы, санитар нормалар, юл йөрү кагыйдәләре, террорга каршы чаралар үтте.

Анда районның 9 мәктәбеннән 36 укучы катнашты.

 Җиңүчеләр һәм призерлар мәгариф бүлеге грамоталары белән бүләкләнделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International