Ил тарихына җуелмас хәрефләр белән язылган бу 900 көн һәм төн барлык заманнарда да һәр буын өчен чиксез батырлык, чыдамлык билгесе. 28 нче гыйнвар көнне Алан авылы китапханәсендә, “Сабыйга” китап укучылар берләшмәсендәге балалар өчен шушы датага багышланган “900 көн батырлык” дип исемләнгән тарихи сәгать үткәрелде. Чара барышында балалар халык җилкәсенә күпме авырлык һәм газап китергән чолганыш турында мәгълүмат тупладылар, видеоролик карадылар, китаплар һәм альбомнар белән таныштылар. Һәр катнашучы балага символик “блокада икмәге” тәкъдим ителде.
Җыелышта Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Н.Н.Хаҗипов, РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Б. Д. Менделевич, район оешмалары, учреждениеләре җитәкчеләре катнашты. Шармыш һәм Үзәк мәдәният хезмәткәрләре көче белән «2020 «Год памяти и славы»», «История расскажет все о ТАССР», «Подвиг ваш бесценен» исемле күргәзмәләр эшләнде.
29 нчы гыйнвар көнне Теләче җирлекара китапханә хезмәткәрләре “Китап сезгә үзе килер” дип исемләнгән акция белән сәүдә нокталарында һәм оешмаларда китаплар тәкъдим иттеләр һәм күзәтү ясадылар. Һәр кеше үзенә ошаган китапны сайлап алды.
29 нчы гыйнвар көнне Иске Җөри авылы китапханәсендә ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан “Китап сөючеләр” берләшмәсенә йөрүче укучылар белән “Гасырларга яшьтәштер ул Йөзьяшәр Татарстан” дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрелде. Республикабызның тарихы, традицияләре, гореф-гадәтләре сөйләнде. Чараның максаты булып үсеп килүче буында үз Республикаларына, туган якка карата патриотик хисләр белән кысыксынуны үстерү, балаларның ТАССР оешу тарихы турында белемнәрен ныгыту тора.
29 нчы гыйнвар көнне Иске Җөри авылы китапханәсендә 2020 ел Хәтер һәм Дан елы уңаеннан “Хәтер һәм без мәңгелек” дип исемләнгән тематик киштә куелды. Укучылар белән күзәтү ясалды.
Әлеге тәрбия сәгатенең максаты - балаларны “хокук”, “бурыч”, “закон” төшенчәләре белән таныштыру, хокуклар һәм бурычларны аерырга өйрәтү, законга хөрмәт хисе тәрбияләү иде.
Әлеге акциянең максаты үз вакытында бик тә популяр булган, соңгы вакытларда бу китапларга игьтибарның кимүе, янә дә укучылар хөкеменә китапларны кайтару иде.
ТАССР оешуга 100 ел тулуга багышлап, Казаклар авылы китапханәсендә “Үткәннәре белән тормыш якты, киләчәге белән кадерле” дигән исем астында күргәзмә оештырылды. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән альбомнар, басмалар безгә туган төбәгебезнең тарихы, күренекле якташларыбыз, Ватан хакына сугышкан һәм каһарманлык күрсәткән кешеләр, туган төбәгебезнең бүгенгесе турында сөйлиләр.
Бу дата уңаеннан Теләче үзәк китапханәсе хезмәткәрләре «Сугыш кайтавазы» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырды.
Кечкенә төркемдә тәрбияләнүчеләргә уен формасы аша янгын куркынычсызлыгының төп кагыйдәләре, шулай ук янгын чыккан очракта узеңне ничек тотырга икәнлеге аңлатылды. Зурлар төркемнәрендә балалар янгын чыгу сәбәпләре белән таныштылар, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында белемнәрен ныгыттылар, телефон аша 01 номерын җыярга, пожар бүлекчәсенең дежурные белән сөйләшергә өйрәнделәр.