27 гыйнварда Ленинград камалышын өзүгә 76 ел тулды. Ил тарихына җуелмас хәрефләр белән язылган бу 872 көн һәм төн барлык заманнарда да һәр буын өчен чиксез батырлык, чыдамлылык һәм корычтай ныклы рух билгесе дә ул. Шушы уңайдан Баландыш төп мәктәбендә укучылар белән Бөек Ватан сугышының бер ноктасы – Ленинград блокадасы турында класс сәгате үткәрелде.
Иске Җөри урта гомуми белем бирү мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Җиһаншина Румия җиңүче, ә 11 сыйныф укучысы Җиһаншина Руфия Иске призер булды. (укытучылары Сәлимова Резедә Гафур кызы).
29 нчы гыйнвар көнне Теләче урта мәктәбендә 11 нче сыйныф укучыларының математика фәне буенча имтиханнарга әзерлекләре тикшерелде. Теләче урта мәктәбенең 11 нче сыйныф укучылары математика фәненнән дәүләт имтиханындагы кебек биремнәр эшләделәр. Өйрәнү тибындагы имтиханнар бик нәтиҗәле үтте.
2020 нче елның 29 нчы гыйнварында Үзәк авыл мәдәният йортында Үзәк авыл җирлегенең отчет җыелышы булып узды. Җыелышта Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Н.Н. Хаҗипов, Федераль Җыенның Дәүләт Думасы депутаты Меделевич Б.Д. катнашты.
Яңа 2020 ел җитте. Бу ел Россиядә Бөтенроссия халык санын алу узачагы белән истә калачак . Бу зур вакыйгага әзерлек эшләре 2017 елдан Россия Федерациясе Хөкүмәте карарлары, боерыклары, Росстат боерыклары белән башланды. Исемлекләрне актуальләштерү белән бәйле барлык эшләр дә Бөтенроссия халык санын алуның автоматлаштырылган системасын кулланып башкарыла. 2020 елның гыйнвар аенда Татарстанстат яңа программа билгеләгән, аның буенча хәзер оештыру планын төзү эшләре бара. Оргплан төзегәндә территория исәпкә алу участокларына бүленә һәм халык санын алуны үткәрү өчен кирәкле исәпкә алу персоналы саны билгеләнә.
29 январь 2020 нчы ел көнне “БЕРДӘМ РОССИЯ” сәяси партиясе Теләче җирле бүлегенең җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итү булып узды. Бу көнне үзләрен борчыган сораулар белән гражданнар Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Борис Менделевичка мөрәҗәгать иттеләр. Үз чиратында Борис Давыдович мөрәҗәгать итүчеләрне игътибар белән тыңлады һәм сорауларны өйрәнеп ярдәм күрсәтергә вәгъдә бирде.
27 – 29 нчы гыйнвар көннәрендә рус әдәбияты буенча Бөтенроссия олимпиадасының региональ этабында Теләче урта гомумбелем мәктәбе укучы Антонова Азалия катнашты һәм призер булды. Азалия Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының дипломы белән бүләкләнде. Укучыны Бөтенроссия олимпиадасына рус теле һәм әдәбияты укытучысы Р.Р. Мухаметшина әзерләде. Зур уңышларыгыз белән котлыйбыз!
21 көн дәвамында һәр катнашучы көн саен китап укып, иң кызыклы, матур өзекләрне социаль челтәрдәге үз аккаунтында #әдәбимарафон хэштегы белән урнаштырып бара. Әлеге марафонда Урта Мишә авылы китапханәчесе Гөлфия Мухаметшина да катнашты.
Татар халкы һәм бөтен төбәк тарихында мөһим чор. 28 январь көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә республикабызның мәдәни, сәяси һәм икътисади үсеше, тарихы, шулай ук Казанның истәлекле урыннарын яктырткан китаплар буенча “Татарстан – минем Ватаным” исемле темага әдәби сәяхәт үткәрелде.
21 көн дәвамында һәр катнашучы көн саен китап укып, иң кызыклы, матур өзекләрне социаль челтәрдәге үз аккаунтында #әдәбимарафон хэштегы белән урнаштырып бара. Әлеге марафонда Баландыш авылы китапханәчесе Миләүшә Назипова да катнашты.