ТАССР оешуга 100 ел тулу уңаеннан, Үзәк авыл китапханәсе китапханәчесе Хазипова Ф.А. өстәмә белем бирү педагогы Хаҗиева Г. Р. музей түгәрәгендә катнашучылар белән Үзәк урта мәктәбе музеенда "Без үз республикабыз турында нәрсә беләбез" дигән темага тарихи сәгать үткәрделәр. Китапханәче республикабызның тарихы, гореф-гадәтләре, мәдәнияте, хәзерге вакытта Татарстанның ничек үсүе, Теләче районы тарихы турында сөйләде. Балалар "ТАССР тарихы битләре буйлап" дигән танып-белү викторинасында актив катнаштылар, "ТАССР төзелүнең 100 еллыгын каршылап» дигән китап күргәзмәсе белән таныштылар. Хаҗиева Г.Р. якташларыбызның Бөек Ватан сугышы вакытында күрсәткән батырлыклары турында сөйләде.
29 гыйнварда бөек рус язучысы һәм драматург Антон Павлович Чеховның тууына 160 ел тулды. Бу көнне барлык рус әдәбиятын яратучылар өчен чын бәйрәм дип әйтергә була. Шул уңайдан Теләче балалар китапханәсендә Чехов иҗаты буенча «Мир Чехова - мир русской действительности» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Бу көнне китап укучыларыбыз кыска хикәяләр остасының эчкерсез, якты дөньясына чумдылар.
29 гыйнвар көнне район балалар китапханәсе хезмәткәрләре, Татарстан АССР ның 100 еллык юбилее уңаеннан, Теләченең 3 нче номерлы балалар бакчасында «Мин яратам сине, Татарстан» дип исемләнгән викторина үткәрделәр. Быел яраткан Республикабызга бер гасыр була. Балалар Татарстанның зур шәһәрләрен искә төшерделәр, истәлекле вакыйгаларны, күренекле шәхесләрне, милли ашларыбызны санап үттеләр. Татар халык табышмакларына җаваплар эзләделәр. Соңыннан нәниләргә Татарстанның 100 еллык тарихын чагылдырган мультипликацион фильмнар күрсәтелде.
Анда муниципаль район балалар оешмаларының җитәкче-кураторлары катнашты. Безнең районнан ӨБМБУ “БИҮ” дән методист, район балалар оешмалары кураторы Римма Рашитовна Закирова ккатнашты.
Теләче урта мәктәбе укучылары Сөнгатуллин Булат һәм Самигуллина Миляуша юристлар көненә багышланган республика сочинениеләр конкурсында катнаштылар һәм сертификат алдылар. Укучыларны республика конкурсына татар теле һәм әдәбияты укытучысы Г.Г. Сөнгатуллина белән рус теле һәм әдәбияты укытучысы Р.Р. Мөхәмәтшина әзерләде. Котлыйбыз!
27 январь көнне Бөек Ватан сугышы тарихындагы иң тетрәндергеч вакыйга- Ленинград блокадасы тулысынча өзелүгә 76 ел тулды. Шушы истәлекле дата уңаеннан Кече Кибәхуҗа төп мәктәбендә планлаштырылган чаралар үтә.
Бүген Кече Кибәхуҗа төп мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Арсланова И.М. 7-8 сыйныф укучылары белән Б.Л. Васильевның “Монда таңнар тыныч...” повесты буенча “Кызлар сугыш өчен тумыйлар...” темасына китап укучылар конференциясе үткәрде. Чара сугышның кешелек өчен иң зур явызлык икәнлеген күрсәтү максатыннан оештырылды. Шулай ук укучыларда ватанпәрвәрлек сыйфатлары тәрбияләү, аңлап уку күнекмәләрен үстерү, үз фикеренне тыңлаучыга җиткерә алу бурычлары да куелган иде.
Теләче урта мәктәбе укучысы Латыйпова Динә татар галиме, мәгърифәтче Ибраһим Хәлфин исемендәге фәнни – эзләнү конференциясендә катнашты һәм I урынны яулады. Уңышлы чыгыш ясаганы өчен, Динә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының I дәрәҗәдәге дипломы белән бүләкләнде. Динәне конференциягә татар теле һәм әдәбияты укытучысы З.Н. Әсәдуллина әзерләде. Котлыйбыз!
Елның һәр фасылында да сәламәтлек көннәре уздыру безнең балалар бакчасында инде традициягә әйләнде. Бүген балалар уйнадылар, биеделәр, ярыштылар һәм көлделәр. Спорт белән дус булу, хәрәкәт итү һәм үзләрен сәламәт хис итү аларга тагын да көч бирде. Мондый чаралар балаларда иҗадилык, хезмәт сөючән шәхес үстерүгә ярдәм итә. Балалар бакчасында сәламәтләндерү эшенең нәтиҗәсе барлык белгечләрнең- музыка җитәкчесе һәм физкультура хезмәткәре белән тәрбиячеләрнең үзара хезмәттәшлегенә бәйле. Күңелле сәламәтлек көнендә катнашучыларның барысына да рәхмәт!
27 гыйнвар - илебез тарихында үзенчәлекле дата. 2020 елның 27 гыйнварында Ленинград блокадасы өзелүгә 76 ел тулды.Ленинград шәһәре халкы 900 көн буе фашистлар камалышында булды.Шушы уңайдан 27 гыйнвар көнне тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Бикчәнтәева Диләрә Мәүлетҗан кызы 5-8 сыйныфларда “ Мәңге онытылмас 900 көн” исеме астында сыйныф сәгате үткәрде. Сыйныф сәгате бик кызыклы үтте. Ә иң мөһиме-балалар Икенче бөтендөнья сугышы, аерым алганда, Ленинград блокадасы вакытында ватандашларыбызның батырлыклары турында бик күп яңалык белделәр.