ЯҢАЛЫКЛАР


17
февраль, 2020 ел
дүшәмбе

15 февральдә Алан авылы мәдәният йортында авыл яшьләре белән ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан Татарстаннын күренекле кешеләре хакында  әңгәмә үткәрелде.Әңгәмә барышында Бөек язучы, Бөек Ватан сугышы   герое Муса Җәлилне дә искә алдылар. Анын шигырьләрен укылды.

15 февраль көнне Кече Кибәхуҗа төп мәктәбендә  кабатланмас балачак иленең иң зур бәйрәмнәренең берсе-Әлифба бәйрәме үтте.Җир йөзендә кем генә булмасын, кайда гына эшләмәсен- ул зур дулкынлану белән үзенең нәни кулларына тәүге тапкыр Әлифба алганын искә төшерә.Чөнки һәркемнең дә белем дөньясына беренче адымы Әлифбадан башлана. Бәйрәмгә 1 сыйныф укучыларының әти-әниләре дә килгән иде.

Ул китапны яратучыларны гына түгел, башка кешеләргә уку мөмкинлеге бирүчеләрне дә берләштерә. Шәтке авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә инде икенче ел Халыкара китаплар бүләк итү көненә багышланган акциядә катнаша. Акция кысаларында Шәтке авыл китапханәсендә, 14 февраль көнне, китап бүләк итү көнендә катнаштылар. Яраткан китапханәсенә аларның һәркайсы үз укучысын тапсын өчен китап бүләк итеп алып килделәр. Китапханәдә китап күргәзмәсе оештырылды, анда бүләк ителгән китаплар тәкъдим ителде. Акциядә катнашучыларның барысына да рәхмәт!

Безнең  сәнгат мәктәбе укытучысы, атказанган мәдәният хезмәткәре, сәнгат өлкәсендә балаларга башлангыч музыкаль белем бирүгә үзенең гомерен багышлаган  легендар баян укытучысы Сафиуллин  Ильяс “Мәдәнияттәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе һәм истәлекле бүләк белән бүләкләнде. Ел дәвамында Ильяс абый җитәкчелегендәге тальянчылар ансамбле һәм аерым укычылар район күләмендә, Республика күләмендә узган конкурсларда актив катнашып призлы урыннар яулыйлар. Аңа алдагы көндә дә  саулык-сәламәтлек һәм иҗади уңышлар теләп калабыз.

17 февральдә Алан урта гомумбелем бирү мәктәбендә эшлекле линейка барышында олимпиада һәм спорт ярышларында урын алган укучыларны бүләкләделәр. Мәктәп директоры Гайбадуллин И.Б. һәркайсын җиңү белән котлады һәм киләчәктә уңышлар теләде.

16 февральдә Балаларны сәламәтләндерү – белем бирү (профильле) үзәге командасы Арча мөхтәсибәтенең чаңгы ярышлары буенча «Муралы чаңгы юлы – 2020» шәхси - команда беренчелегендә катнашты.

Җыелышта Теләче муниципаль районы башлыгы Н.Н. Нәҗипов, Теләче муниципаль районы авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Р. Х.Низаметдинов катнаштылар. «Алан» ҖЧШ җитәкчесе Х. Н. Фәсхетдинов  2019 елда башкарылган эшләр һәм 2020 елга эш планы белән таныштырды. Хуҗалык алдынгыларына истәлекле бүләкләр тапшырылды, шулай ук катнашучылар кызыклы концерт программасын карадылар.

14 февраль көнне Әбде авыл җирлеге мәдәният хезмәткәрләре район мәдәният хезмәткәрләре киңәшмәсендә катнаштылар, анда район мәдәният йортында узган 2019 елгы эшкә йомгак ясалды. Киңәшмәнең пленар өлешен Теләче районы мәдәният бүлеге начальнигы Д. С. Иксанов башлап җибәрде. Ул структураның 2019 елдагы эше турындагы йомгаклау доклады белән чыгыш ясады. Шундый ук доклад белән районның Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Хәмидуллин И. Х. чыгыш ясады. Чараның икенче өлешендә алдынгы мәдәният хезмәткәрләре бүләкләнде.
      Ел саен мәдәният учреждениеләре арасында үткәрелгән Яңа ел бәйрәм чаралары район конкурсында катнашучылар дипломнар белән бүләкләнә.
Әбде мәдәният йорты "Әкият безгә кунакка килә" номинациясендә 2 урын, 
"Иң кызыклы яңа ел сценарие" номинациясендә  3 урынны яулады.

Олы Мишә урта мәктәбендә патриотик тәрбия һәм спорт айлыгы дәвам итә. Айлык кысаларында төрле чаралар уза. 15 нче февраль көнне герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көненә багышланган чара узды. 2-9 нчы сыйныф укучылары Муса Җәлил шигырьләрен сөйләделәр, китаплары күргәзмәсен карадылар, шагыйрьнең тормыш юлы белән таныштылар, КВН-викторина да катнаштылар.

15 нче  февраль – Афган җиреннән  совет солдатларын  чыгару көне, интернационалист – сугышчыларны  искә алу көне.Теләче урта мәктәбе укучылары интернационалист – сугышчыларны  искә алу көненә багышланган митингта катнаштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International