14 февраль көнне Теләче район мәдәният йортында мәдәният хезмәткәткәрләренең 2019нчы елның йомгаклау отчет җыелышы булып үтте.

2020 елның 17 феврале, дүшәмбе

Безнең  сәнгат мәктәбе укытучысы, атказанган мәдәният хезмәткәре, сәнгат өлкәсендә балаларга башлангыч музыкаль белем бирүгә үзенең гомерен багышлаган  легендар баян укытучысы Сафиуллин  Ильяс “Мәдәнияттәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе һәм истәлекле бүләк белән бүләкләнде. Ел дәвамында Ильяс абый җитәкчелегендәге тальянчылар ансамбле һәм аерым укычылар район күләмендә, Республика күләмендә узган конкурсларда актив катнашып призлы урыннар яулыйлар. Аңа алдагы көндә дә  саулык-сәламәтлек һәм иҗади уңышлар теләп калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International