22 нче гыйнварда Теләче урта мәктәбе башлангыч сыйныф укытучысы Саттарова Тәслимә Фатыйховна район мастер – класслар конкурсында катнашты . Укытучылар мастер – классларда үзләренең белемнәрен һәм осталыкларын күрсәттеләр. Башлангыч сыйныф укытучысы Саттарова Тәслимә Фатыйховна конкурста җиңү яулады. Бу конкурс укытучыларга яңа педагогик алымнар табарга һәм иҗади үсешләренә ярдәм итә. Котлыйбыз!
22 гыйнвар көнне Теләче төп гомуми белем бирү мәктәбе базасында «Беләбез, эшлибез, өйрәтәбез» дип исемләнгән мастер-классның муниципаль конкурсы булып узды. Бу конкурста Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районының башлангыч сыйныф укытучылары катнашты. Безнең мәктәптән башлангыч сыйныф укытучысы Тимербайева Ф.М. призер булды. Котлыйбыз!
Теләче урта мәктәбе башлангыч сыйныф укучылары “ Һәрбер кошчыкка –аерым җимлек” дигән акциядә актив катнаштылар. Башлангыч сыйныф укучылары әти – әниләре ярдәмендә кошчыкларга җимлекләр ясадылар, татар теле һәм әдәбияте укытучысы Г.М. Ибрагимова җитәкчелегендә кошчыкларга җимлекләр элделәр. Молодцы!
Шул унайдан 22 нче гыйнвар көнне Максабаш авылы китапханәсендә «Халык җәүһәрләре» берләшмәсенә йөрүче укучыларны авыл тарихы белән таныштыру максатыннан әдәби сәгать үткәрелде.
Китапханәче Газизова Р.Ш. Фоат Садриевның “Мактандылар” әсәре буенча әзерләнгән курчак театры аша балаларда зур кызыксыну уятты.
22.01.20 ел көнне Әбде авыл китапханәсендә Бөек җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан, Бөек Ватан сугышы герой-пионерларының батырлыкларына багышланган «Зур сугышның кечкенә геройлары» дип исемләнгән чара үткәрелде . Чара барышында балаларның батырлыгы, Бөек Ватан сугышы геройлары турында әңгәмә үткәрелде."балалар «балалар-Бөек Ватан Сугышы Геройлары» китабын кычкырып укыдылар һәм без әлеге сугыш чоры балалары турындагы берничә вакыйганы алар өчен чын батырлык һәм батырлык үрнәге булыр дип ышанабыз.
Халкыбызның гореф- гадәтләре, йолалары, тормыш-көнкүреше чагылыш тапкан бу уеннар балаларда өлгерлек, тапкырлык, ярдәмләшү, шулай ук кешелеклелек, шәфкатьлелек, сабырлык кебек күркәм сыйфатлар тәрбияли.
Анда укучылар Татарстанның тарихы һәм мәдәнияте белән танышты. Өстәмә белем бирү педагоглары Нәбиуллина Р.Р., Хаҗиева Г.Р. һәм авыл китапханәчесе Хаҗипова Ф.Ә. “ТАССРның иң яхшы логотипы” дигән бәйге үткәрде. Җиңүчеләре – Шигаева Анастасия һәм Заһидуллина Сабина. Чара ахырында берләшмәгә йөрүчеләр мәктәп музеенда оештырылган ТАССРның 100 еллыгына багышланган күргәзмә белән таныштылар. Аны музей активистлары әзерләгән иде.
Җыенда Теләче муниципаль районы башкарма комитет җитәкчесе Н.Н.Хазипов, Теләче муниципаль районы башлыгы урынбасары А.Г.Фатхуллин, Теләче муниципаль районы башкарма комитет җитәкчесе урынбасары И,Х.Хамидуллин,төрле оешмаларның бүлек җитәкчеләре катнашты. Көн тәртибендә Иске Җөри авыл җирлеге башлыгы Р.Р.Мараков авыл җирлегендәге эшләрнең торышы турында отчеты тыңланды. Халыктан бирелгән сораулар тыңланылды, анализланды. Халык җыены үзешчән сәнгатьтә катнашучылар концерты белән башланып китте.
Укучыларда ватанпәрвәрлек, туган ил белән горурлану, өлкән буынга хормәт сыйфатлары тәрбияләү максатыннан, Кече Кибәхуҗа төп мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Арсланова И.М. , рус теле атналыгы кысаларында , Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышлап сугыш чоры җырлары конкурсы үткәрде. Конкурста һәр сыйныф бик истәлекле сугыш чоры җыры башкарды. Конкурста 7 сыйныф укучылары I урын яулады.