«Җәлилнең үлемсез юллары»

2020 елның 17 феврале, дүшәмбе

13 февраль көнне Айдар авыл китапханәсендә герой - шагыйрь, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең тууына 114 ел тулу уңаеннан «Җәлилнең үлемсез юллары» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. Әдәби сәгатькә балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм башлангыч сыйныф укучылары чакырылган иде. Муса Җәлилнең туган җире, укуы, кайчан шигырьләр яза башлавы турында китапханәче сөйләгәннәрне балалар зур кызыксыну белән тыңладылар. Презентация барышында балалар шагыйрьнең әти-әниләре, гаиләсе, иҗаты белән таныштылар. Аның фаҗигале һәм героик язмышы турында белделәр. Соңыннан китапханәче балаларга шагыйрьнең шигырьләрен укыды. Чара ахырында барысы бергә "Җырларым", "Салют сиңа Муса Җәлил"җырларын башкардылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International