Тарихи хәтерне туплаучылар буларак, китапханәләр патриотик традицияләрне лаеклы саклыйлар. Китапханәләр алдында бурыч булып - үсеп килүче буында югары социаль активлык, гражданлык җаваплылыгы, рухилык, Ватаныбызга мәхәббәт тәрбияләү тора.
12 нче февраль көнне Ачы авыл китапханәсендә «Сердцем прикоснись к подвигу»
дип исемләнгән альбом эшләнде.
Альбомда якташыбыз Советлар Союзы Герое Ксенофонтов Александр Кузьмич тормышы турында мәгълүмат тупланды. Александр Кузьмич ТАССРның Саба районы Әбде авылында туган. СССР Югары Советы Президиумының 1940 елның 21 мартындагы Указы белән Александр Кузьмичка Советлар Союзы Герое исеме бирелә.