Бөек Җиңүнең 75 еллыгы ул 75 мең батырлык бите. Әлеге бәйрәм уңаеннан, 13 февраль көнне Шәтке авыл китапханәсендә Шәтке урта мәктәбенең 3 сыйныф укучылары өчен «Сезнең батырлык үлемсез, сезгә мәңгелек дан»дип исемләнгән патриотик дәрес үткәрелде. Китапханәче балаларга Җиңү көненең илебезнең барлык кешеләре өчен изге көн булуы һәм киләчәктә дә шулай булып калуы турында сөйләде. Китапханәдә булган очрашу, сугыш еллары вакыйгалары һәм безнең өчен җирдә тынычлыкны яулаган кешеләр турында тагын бер кат искә төшерү өчен сәбәп. Бөек Ватан сугышы елларында күп кенә якташларыбызның югары хәрби бүләкләр алганын да искә төшерделәр. Каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең батырлык турындагы шигырьләре укылды.