16 февраль көнне районыбызның бер төркем үзешчәннәре “Татарстан-Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясендә баручы “Җырлыйк әле” тапшыруында булып кайтты. “Җырлыйк әле" авыл һәм район җирлекләрендәге, урта һәм өлкән буын тамашачыларының күңеленә хуш килгән тапшыруларның берсе. Тапшыруында катнашучыларны Нәҗип Бәдретдинов республика районнарына чыгып мәдәният бүлекләре белән берлектә үзе сайлый. Тапшыруда районыбыздан алты үзешчән җырчы: Нурания апа Гильмутдинова (Олы Нырсы), Фирая апа Имамиева (Олы Мишщ), Ильсур Галимов (Теләче), Фәндүс Гильметдинов (Югары Кибәхуҗа), Регина Алексеева (Теләче), Ильшат Сәләхиев (Олы Нырсы) катнашты. Тапшыруның төп максаты - бүгенге көндә сүрелеп барган үзешчән сәнгатьне, татар җырларын мөмкин кадәр саклап калу.