Теләче урта мәктәбе “Нур” балалар театр коллективы “Сәйәр” балалар һәм яшьүсмерләр республика театр фестивалендә актив катнашты. Теләче урта мәктәбе балалар театр коллективы, педагог-организатор А.М. Җиһаншина җитәкчелегендә, “ Сәйәр” балалар һәм яшүсмерләр республика театр фестиваленең финал өлешендә катнашып, лауреат исеменә лаек булды. Котлыйбыз!
Шул уңайдан, 18 нче гыйнвар көнне Балалар иҗат үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Нәбиуллина Рафилә Рафил кызы үз куллары белән бәйрәм открыткасы ясау буенча балаларга мастер – класс үткәрде.
Яңа ел бәйрәмнәрен кардан ясалган сыннарсыз күз алдына китереп булмый. Теләче урта мәктәбе укучылары бик теләп Яңа ел бәйрәмнәренә кардан сыннар ясадылар. Укучылар ясаган искиткеч сыннар мәктәп тирәсендә балаларның һәм өлкәннәр куңелендә Яңа ел бәйрәмнәре шатлыгын тудырдылар.
Быел 11 тапкыр уздырылучы «Татар моңы» халыкара телевизион конкурсы Илхам Шакиров исеме белән үтә. Конкурс, башка еллардан аермалы буларак, зоналарда утәчәк. Бүген бәйгедә Теләче, Биектау, Әтнә, Кукмара, Питрәч, Яшел Үзән, Балтач, Саба, Арча, Балык Бистәсе районыннан килгән конкурсантлар чыгыш ясады.
Барысы да китапханәгә килә алмый, һәм без аларга өйләренә барып хезмәт күрсәтергә тырышабыз. Өлкән яшьтәге кешеләр китап-журналлар, вакытлы басмалар укырга ярата.
16 нчы гыйнвар көнне Күкчә авыл китапханәсендә шагыйрь Шәйхи Маннурның тууына 115 ел тулу уңаеннан "Сугыш дәһшәтен китаплары сөйли" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды һәм әңгәмә үткәрелде. Китап укучылар язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар.
17 январь көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә, якташ язучыбыз, тәрҗемәче Мәхмүд Максудның тууына 120 ел тулу уңаеннан “Көрәшче, язучы, тәрҗемәче” –исемле әдәби сәгать үткәрелде. Мәхмүд Максуд – тәрҗемә өлкәсендә даими һәм нәтиҗәле эшләгән язучыларның берсе.
Күргәзмәдә А.С. Грибоедовның әсәрләре, шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган әдәбият тәкъдим ителеп әңгәмә үткәрелде.
16 нчы гыйнвар көнне Алан авылы мәдәният йортында Теләче муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Н.Н.Хаҗипов катнашында, Алан җирлегенең еллык отчет җыелышы булды. Чарага әзерлек эшләрендә Алан авылы китапханәчесе дә катнашты. Килгән кунаклар һәм авылдашлар өчен мәдәният йорты һәм китапханәнең еллык эшчәнлеген яктыртучы презентация һәм ТССРның 100еллыгына, Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган тематик күргәзмә зәерләнде.
17 нчы ноябрь көнне Иске Җөри урта мәктәбендә ТАССР оешуга 100 тулу багышланган интеллектуаль уенның муниципаль туры үтте. Интеллектуаль уенда Теләче муниципаль районы мәктәпләреннән 8-9 сыйныф укучылары катнашты.