ЯҢАЛЫКЛАР


21
гыйнвар, 2020 ел
сишәмбе

Иске Җөри урта мәктәбендә ТАССР оешуга 100 ел тулу уңаеннан, Татарстан тарихы буенча "Умники и умницы"/ "Зирәкләр һәм тапкырлар" интеллектуаль уены узды. Район мәктәпләренең 8-9 класс укучылары катнашкан бәйгедә 1 урынны Иске Җөри урта мәктәбеннән Нурзилә Зарипова, 2 урынны Олы Мишә урта мәктәбеннән Камил Сахабиев, ә 3 урынны Шармыш мәктәбеннән Колбасова Ксения яулады. Җиңүчеләрне котлыйбыз!!! 


20
гыйнвар, 2020 ел
дүшәмбе

20 нче январь көнне 8.00 сәгатьтә хакимиятнең утырышлар залында Теләче муниципаль район Советының чираттан тыш утырышы узды. Утырышны муниципаль район башлыгы урынбасары Фәтхуллин Айрат Гилванович алып барды. Чираттан тыш утырыш эшендә “Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы” муниципаль берәмлеге Уставына үзгәрешләр кертү турында” Татарстан Республикасы Теләче муниципаль район Советы карар проекты турында “ һәм көн тәртибендәге башка мәсьәләләр каралды.


17
гыйнвар, 2020 ел
җомга

Республикабыз оешуга бер гасыр тулуны бәйрәм итү кысаларында, 17 гыйнвар көнне, Теләче балалар китапханәсендә «ТАССР оешуга 100 ел» дип исемләнгән стенд эшләнде.

Бу дата уңаеннан, Айдар авылы китапханәчесе А. Фаляхова  ел дәвамында китап укучыларга  тәкъдим ителәчәк «Ул елларны, Хәтер, онытма!» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырды.   Күргәзмәдә узган сугыш вакыйгалары, батырлыклары, тарихлары турында әдәби әсәрләр тәкъдим ителде. Китапханә укучыларны әдәби китаплар аша  Бөек Ватан сугышы сулышын тоярга чакыра.

16 нчы январь көнне Югары Кибәхуҗа урта мәктәбе базасында математика  укытучыларының семинары булып узды. Семинар барышында математика  укытучысы Мифтахова Сәлимә  Габдулловна 9 сыйныф укучылары белән ачык дәрес, математика укытучысы Щеглова Айгөл Рауфовна  8 сыйныф укучылары белән  ачык чара күрсәтте.. Аннан  математика укытучылары Хөснуллин И.М. һәм Каримуллина М. М. Доклад белән чыгыш ясадылар Түгәрәк өстәлдә математика  фәнен укыту буенча актуаль мәсьәләләр, олимпиада хәрәкәтендә катнашу, педагогларның конкурсларда һәм конференцияләрдә катнашуы, БДИга әзерлек мәсьәләләре каралды.

Чара барышында балалар үзләренә ошаган китапның аннотациясен төзеделәр, хис-кичерешләре белән уртаклаштылар һәм дусларына аны укырга киңәш иттеләр.

15 нче гыйнвар көнне Күкчә авыл китапханәсе, авыл клубы белән берлектә “Тылсымлы сүзләр” берләшмәсенә йөрүче балалар белән берлектә “Әдәби мозаика” - дип исемләнгән әңгәмә үткәрде. Әңгәмәдә балалар әкиятләр мозаикасы төзеде.

Авыл җирлеге башлыгы узган елга йомгак ясады. Шулай ук төрле тармак җитәкчеләре ел дәвамында башкарган эшләре турында хисап тотты. “ТАССРга -100 ел”- дип исемләнгән  күргәзмә эшләнде.

Ачы авыл китапханәсендә Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышлап «Ты бессмертен, солдат!» исемле күргәзмә эшләнде һәм күзәтү үткәрелде.
Бөек Ватан сугышы турындагы китаплар безнең өчен иң кадерле, иң изге китаплар булды. Безнең арада исән фронтовиклар азая бара, яшь буынга халкыбызның, ата-бабаларыбызның үлемсез батырлыгы турындагы китаплар кыйммәтрәк булырга тиеш.

16 гыйнвар көнне Югары Кибәхуҗа урта мәктәбе базасында «Федераль дәүләт белем бирү стандартларын тормышка ашыру шартларында математиканы укытуның нәтиҗәле алымнары, методлары һәм технологияләре " темасына математика укытучыларының район методик берләшмәсе утырышы узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International