12 гыйнвар көнне Балалар иҗат үзәгенең “Сюрприз” бию төркеме (җитәкчесе Баева Зилә Рафаил кызы) һәм “Асылташлар” (җитәкчесе Касимова Ләйлә Ильмаз кызы) “Рождественская сказка” дип исемләнгән балалар һәм яшүсмерләр иҗаты халыкара фестивалендә катнаштылар. “Асылташлар” бию коллективы 2 дәрәҗә лауреат дипломы белән бүләкләнделәр һәм фестиваль- конкурска чакырылдылар. “Сюрприз” бию коллективы 1 һәм 2 дәрәҗә лауреат булдылар һәм фестиваль- конкурска чакырылдылар. Баева Зилә Рафаил кызы рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Айлык барышында төрле конкурслар, әңгәмәләр, инструктажлар, сыйныф сәгатьләре, сыйныфтан тыш чаралар уткәрелде.
2020 елның 15 январь көнне Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы Казан шәһәренең 2 нче лицей – интернатында милли мәгариф буенча методистлар һәм милли мәктәп директорлары өчен киңәшмә үткәрде. Әлеге киңәшмәдә мәгариф бүлегенең милли мәгариф буенча методисты Хәния Җиһангәрәева һәм Иске Җөри урта мәктәбе җитәкчесе Салават Нызклычев катнашты.
Әлеге олимпиадада безнең районнан Югары Кибәхуҗа урта мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Хаҗиева Динә катнашты. Ул Мәгариф һәм фән министрлыгының сертификаты белән бүләкләнде.
9-11январь көннәрендә республикабызда Татарстан тарихы буенча республика олимпиадасының йомгаклау туры булды. Әлеге олимпиадада безнең районнан 2 укучы катнашты. Алан урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Гыйлманова Мәликә һәм Теләче урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Ишматов Рафаэль. Алар Мәгариф һәм фән министрлыгының сертификаты белән бүләкләнделәр.
Район графигы нигезендә 2020 елның 16 гыйнварында Алан авыл мәдәният йортында Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Н.Н.Хаҗипов, Теләче муниципаль районы аппараты җитәкчесе И.В.Мөбинов, Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары И. Х. Хәмидуллин, "Алан" ҖЧШ директоры Х. Н. Фәсхетдинов, районның төрле оешмалары җитәкчеләре катнашында Алан авыл җирлеге гражданнарының җыены булып узды. Көн тәртибендә Алан авыл җирлеге башлыгы А.Г. Хаҗиевның һәм җирлек учреждениеләре җитәкчеләренең отчеты тыңланды. Үз чыгышында авыл җирлеге башлыгы Ә.Г. Хаҗиев җыелышта катнашучыларны авыл җирлегенең социаль-мәдәни казанышлары һәм авыл җирлегендә килеп туган проблемалар белән таныштырды.
Ул күңелле уеннар белән үрелеп барды. Бәйрәм 80 нче 90 нчы ел көйләренә язылган дискотека белән тәмамланды.
“Ак калфак” клубына даими йөрүче китап укучылар, якташ язучыбыз М. Максудның тормыш юлы белән таныштырылып иҗатына күзәтү ясалды. Берничә әсәреннән өзекләр укылды. Китап укучылар М. Максудның әсәрләрен үзләренә укырга өйләренә дә алдылар.
Әдәбият өлкәсендәге күп кырлы иҗади хезмәтләре өчен М. Максуд 1957 •елны «Почет Билгесе» ордены белән бүләкләнә. Ул 1934 елдан СССР Язучылар союзы члены була. М. Максуд 1962 елның 10 ноябрендә Мәскәүдә вафат була.
Цель прогулки- укрепления здоровья, физическое и умственное развитие детей, восстановление, закаливание. Задачи прогулки- физическое развитие детей. Прогулка является наиболее доступным средством закаливания детского организма, способствует повышению его выносливости и устойчивости к неблагоприятным воздействиям внешней среды, особенно к простудным заболеваниям; оптимизация двигательной активности. На прогулке дети много двигаются, а движение усиливает обмен веществ, улучшает аппетит. Дети учатся преодолевать препятствия, становятся более активными, ловкими, смелыми и выносливыми. У них вырабатываются двигательные умение и навыки, укрепляется мышечная система. Дети очень любят прогулки.
Юбилей уңаеннан, Әбде авыл китапханәсендә «Человек родниковой души» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды һәм китапларына күзәтү үткәрелде. Анда укучылар язучының әсәрләре белән генә түгел, ә аларның барлыкка килү тарихы белән дә таныштылар. Шулай ук аның тормышы һәм иҗаты турында слайд презентация дә күрсәтелде.