ЯҢАЛЫКЛАР


10
гыйнвар, 2020 ел
җомга

2 нче гыйнвардан 8 нче гыйнварга кадәр Баландыш авыл китапханәсе китапның яшь дусларын вакытны бергә һәм файдалы уздыру өчен үзенә чакырды. Бу көннәрдә балалар китапханәгә барып, китаплар, журналлар, яңа әсәрләр белән таныша алдылар. 

4 нче гыйнвар көнне Баландыш авыл китапханәсендә балалар өчен "Яңа ел могҗизалары илендә" дип исемләнгән күңел ачу программасы үткәрелде. Кичә Яңа ел дискотекасы белән тәмамланды.

Бу ялларны кызыклы һәм мавыктыргыч итеп  үткәрү максатыннан  Иске Җөри авылы китапханәсе  балалар  өчен  кызыклы чаралар үткәрде. 5 гыйнвар көнне китапханәче  балаларга "Китапларда ел символы” исемле күргәзмә оештырып, күзәтү үткәрде. "Без кайсы әкияттән?" дип исемләнгән әдәби викторинада катнашып, балалар төрле әкият геройларын таптылар. Ахырдан балаларга тәм томнар һәм бүләкләр бирелде.


9
гыйнвар, 2020 ел
пәнҗешәмбе

8 январь көнне  Баландыш мәдәният йортында Балалар киносы көне уңаеннан укучы балалар өчен зур экранда “Җәнлекләр патшасы” дип исемләнгән мультфильм күрсәтелде.

 

Бу чара барышында балалар белән кышкы матурлык турында әӊгәмә үткәрелде, кыш турында табышмаклар, мәкальләр искә төшерелде. Балалар үзләренеӊ рәсемнәрендә кышкы матурлыкны, 2020 ел символы булган тычканны  тасвирладылар. Конкурста катнашучылар призлар белән бүләкләнде.

Бәйрәм чарасы төрле әкият геройлары белән очрашу, кызыклы уеннар  белән дәвам итте. Тамаша катнашучыларга бик ошады.

Бәйрәмдә барлык балалар әти әниләре белән бергәләп бәйрәм кичәсендә күңел ачтылар. Чыршы әйләнәсендә җыр җырлап әйләнделәр, биеделәр, җырладылар, шигырьләрен сөйләделәр һәм уеннар уйнадылар. Кыш бабай  барлык балаларга да бүләкләр өләште. Бәйрәм ахырында лотарея уйнадылар.

Шуңа күрә, әти-әниләр белән берлектә эш алып бару, чит кешеләрдән саклану, “терроризм” төшенчәсен балаларга аңлату мәдәният хезмәткәрләренең  төп бурычы булып санала.  Шул уңайдан, Олы Мәтәскә авылы мәдәният йортында  “Без терроризмга һәм экстремизмга каршы”- дигән исем белән төрле сыйныф укучылары катнашында әңгәмә-кичә үткәрелде. Мәдәният хезмәткәрләре укучыларга кыскача терроризм һәм экстремизмг турында  аңлатып үттеләр.

Кышкы каникуллар артта калды. Теләче урта мәктәбе укучылары, сәламәтлекләрен ныгытып укырга килделәр. Каникулдан  соң укый башлауның  авырлыгын истә тотып, югары категорияле математика  укытучысы  Иванова   Екатерина  Владимировна дәресләрне кызыклы  һәм эчтәлекле итеп  укытырга тырыша.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International