ЯҢАЛЫКЛАР


7
гыйнвар, 2020 ел
сишәмбе

                                                         

5 гыйнвар көнне Кукмарада узган "Кукмара итекләре" республика фестивалендә безнең район яшьләре дә катнашып,уңышлы чыгыш ясап кайтты.


5
гыйнвар, 2020 ел
якшәмбе

Коридорларны төрле кул эшләнмәләре белән бизәсәләр, мәктәп тирәлегендә әкият геройларыннан торган кар шәһәрчеге төзеделәр. 

Яңа ел - ул тылсым һәм серлелек чоры! Бездә Яңа ел алдыннан тылсым дөньясына чумарга булдык һәм кардан сыннар ясадык.  Безнең бакчабыз тагын да матурланды!

Менә иң матур,әкияти һәм күңелле Яңа ел бәйрәмнәре дә килеп җитте. Сауш балалар бакчасы балалары һәм аларның әти-әниләре өчен 28 нче декабрь көнне Яңа ел иртәсе узды. Яңа ел ул – балалар өчен хыялларның тормышка ашуы , Кыш Бабай, Кар Кызы һәм башка әкият геройлары белән тылсымлы очрашулар да. Балалар Кыш Бабай һәм Кар Кызы белән рәхәтләнеп күңел ачтылар, кыш турында шигырьләр сөйләделәр, әкият геройлары белән бергә җырладылар , биеделәр, күңелле уеннар һәм әйлән-бәйлән уйнадылар. Бәйрәм бик күңелле һәм шатлыклы булды. Әти-әниләр күңелендә яңа тәэсирләр  һәм хисләр калдырды.  Барысы да Яңа ел бүләкләре һәм искиткеч бәйрәм кәефе алды.

Яңа ел-балаларның һәм өлкәннәрнең иң яраткан бәйрәме. Могҗизалар һәм тылсым вакыты җитә, барысы да теләк теләгәндә, Яңа ел могҗизаларына ышана. Балалар Кыш бабайга хатлар яза, чыршы астында бүләкләр көтә, ә гирляндасыз нинди чыршы? Төрле чәчәкләр белән бизәлгән якты утлар нәниләрне дә, өлкәннәрне дә таң калдыра. Әмма алар ни дәрәҗәдә куркынычсыз?

Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан, традиция буенча, Сауш балалар бакчасында «Яңа ел бизәкләре» дип исемләнгән күргәзмә  оештырылды. Күргәзмәне әзерләүдә  ата-аналар һәм бакча хезмәткәрләре актив катнашып,  үзлǝренеӊ иҗади фантазиялǝрен, хезмәт сөючәнлек һǝм энтузиазмнарын күрсәттеләр. Төрле материалдан ясалган эшләнмәләр үзлǝренеӊ искиткеч матурлыгы, иҗадилыгы, мавыктыргыч булуы белән гаҗәпләндерде. Без искиткеч Яңа ел күргәзмәсе оештыруда катнашучылырныӊ барысына да рәхмәт белдерелде.

Кечкенә сабыйларны матур итеп бизәлгән чыршыкай каршы алды. Бәйрәмгә Кыш Бабай, Кар кызы, Убырлы, Шүрәле һәм  Кар бабай да кунак булып килде. Балалар Кыш бабайга өйрәнгән шигырьләрен сөйләделәр, җырлар җырладылар, аның белән бергә биеделәр һәм  уеннар уйнадылар. Бәйрэм балаларга  һәм килгән кунакларгада бик ошады.

Быел да искәрмә түгел. Бәйрәм алды кәефен тагын да күтәреп, күңелләрдә матурлык һәм хозурлык уятып балалар бакчасы территориясендә кардан ясалган фигуралар, әкият персонажлары барлыкка килә. Бу эш  бергәләп, күмәкләшеп башкарыла. Кар сыннары балалар бакчасына керү юлын бизәп тора.

3 гыйнвар көнне Татарстан Республикасының муниципаль берәмлекләре арасында узучы республикакүләм конкурс кысаларында эшче төркем Теләче районында булып китте.Төркем тарафыннан район үзәгенең һәм Баландыш авылының Яңа ел бизәлеше каралды. Бу чарада  Баландыш төп мәктәбе дә читтә калмады, тырышып эшләделәр. Барлык килгән кунакларның йөзләре шатлыктан балкыды.   


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International