ЯҢАЛЫКЛАР


9
гыйнвар, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Турнирда Шэдке мэктэп малайлары командасы, "Гром" яшьлэр hэм "Гром" ветераннар командасы катнашты.

Уку өчен «Сказка за сказкой», «Мультсказки», «Как ни в чем не бывало», «А я не боюсь», «Изюмка и гном»  һ.б. китаплар сайланды. Элеге чара аралашу, фикер алышу, кызыклы мәгълүмат алу мөмкинлеге бирде.

Иң яраткан һәм көтеп алынган бәйрәм - Яңа ел бәйрәме. Бу бәйрәмдә ел саен Шәдке балалар бакчасы хезмәткәрләре бакчаны бизәү белән шөгыльләнә. Бу хезмәткә әти-әниләр дә кушылалар.Алар чыршыны, төркемнәрне бизәр өчен  кулдан ясалган уенчыклар, кар бөртекләре алып килделәр. Яңа ел бәйрәме балалар күңелендә онотылмаслак хатирәләр калдырсын иде.

3 гыйнварында Әтнә районы Әтнә авылында узган мини-футбол буенча ир-атлар командалары арасында районара турнирда Теләче районы командасы актив катнашты һәм 1 урынны яулады.

Яраткан Казаныбызда яңа елның икенче көнендә беренче тапкыр "Итекле хоккей" турниры оештырдык.

Яңа профессияләргә укы. Яңа профессияләр сиңа яңа унышларга ирешергә ярдәм итәр. Тормышын  тагын да  кызыклы булыр.

Бәйрәм барышында биюләр, җырлар, әкият геройлар белән уеннар булды, балалар шигырьләр сөйләделәр, әйлән-бәйлән уйнадылар. Төрле төстәге, гирляндалар, матур итеп бизәлгән чыршы һәм тамаша барышында килгән әкият геройлары  балаларны тылсымлы дөньяга алып керделәр, алар белән шаярдылар, уеннар уйнадылар. Кыш Бабай һәм Кар кызы килү белән чыршы тирәсендә җырлар һәм биюләр, әйлән-бәйлән белән чын бәйрәм башланды.  Тамашадан соң барлык балалар да Кыш бабайдан күптән көтелгән бүләкләр алдылар.

Яңа ел – түземсезлек белән көтә торган бәйрәмнәрнең берсе. 26, 27 декабрьдә мәктәптә яңа ел бәйрәмнәре үткәрелде. 26 декабрьдә 6-11 сыйныфлар өчен “Яңа ел бал-маскарады”, 27 декабрьдә укучылар үзидарәсе көче белән 1-5 сыйныфлар өчен “Яңа ел калейдоскобы” уздырылды. Тамашалар алдыннан мәктәп директоры  И.Б.Гайбадуллин  укучыларны, килгән кунакларны бәйрәм белән котлады. 

Теләче 2нче балалар бакчасы хезмәткәрләре Яңа ел  балалар  күңелендә матур һәм кабатланмас бәйрәм булып истә калсын өчен, бакча бинасын тышкы яктан төрле гирляндалар белән бизәде. Бу гирляндалар кич белән кабынгач, тирә-якны бизәп, бәйрәм рухы тудырып торалар. Шулай ук хезмәткәрләр балалар бакчасына керү юлына буйлап әкияти кар сыннары ясап куйдылар. Быелгы Яңа елның символы – күсене дә әвәләргә онытмадылар!

28 нче декабрь көнне  Олы Мәтәскә  балалар бакчасында  Яңа ел бәйрәме үтте. Бәйрәм  бакча мөдиренең бик матур бәйрәм котлавы белән башланып китте. Аннары сүз балаларга бирелде. Алар  җырлар, биюләр башкарды,  шигырьләр сөйләделәр, әйлән-бәйлән уйнадылар. Бүлмә уртасында урын алган бизәлгән чыршыбыз,  бәйрәмчә кәеф бүләк итте.   Күңелле генә тамаша кылганда Кыш бабай да килеп җитте.  Ул балаларга үзенең күчтәнәчләрен өләште. Аннары бергәләп төрле уеннар уйналды. Бәйрәм әниләргә,  балаларга , килгән кунакларга бик тә  ошады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International