ЯҢАЛЫКЛАР


31
гыйнвар, 2020 ел
җомга

Анда районның 9 мәктәбеннән 36 укучы катнашты.

 Җиңүчеләр һәм призерлар мәгариф бүлеге грамоталары белән бүләкләнделәр.

- Антонова Азалия Тәлгать кызы, Теләче урта мәктәбенең 9 "А" сыйныф укучысы (укытучысы Мухаметшина Раилә Рәзяповна) олимпиада призеры булды.

 

      2020 елның 27 - 29 гыйнвар  көннәрендә  Казанда татар телендә белем алучы мәктәп укучылары өчен татар әдәбиятыннан республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды

25 гыйнвар көнне Казан шәһәренең 14 гимназиясендә укучыларның күренекле мәгърифәтче, галим Ибраһим Хәлфин исемендәге XVреспубликакүләм фәнни-эзләнү конференциясе үткәрелде. Әлеге конференциянең йомгаклау этабында чыгыш ясап Теләче мәктәбенең 9 сыйныф укучысы  Латыйпова  Динә (җитәкчесе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әсәдуллина Зөлфия Наил кызы) Мәгариф һәм фән министрлыгының  1 дәрәҗәдәге дипломы белән,  Баландыш  мәктәбенең 6 сыйныф укучысы Ситдикова Камилә III дәрәҗәдәге Диплом белән бүләкләнде (җитәкчесе математика укытучысы Тимербаева Флера Рәхимҗан кызы).

Бүген Алан урта мәктәбендә “Роза ветров” исемле проект эшләрен яклау конкурсы булды. Иске Җөри урта мәктәбененең  8 сыйныф укучысы Исламия Фархуллина “Краеведение” номинациясендә һәм  шул ук сыйныфтан Нурзилә Зарипова “Математические дисциплины”  номинациясендә 2 урыннарны яулап кайттылар. Аларны конкурска Рузилә Сәетшовна һәм Фирдәүсә Хөснулловна әзерләделәр.

 

30 гыйнвар көнне Күкчә авыл китапханәсендә, 1944 елда Ленинград блокадасын өзү уңаеннан, "Батырлык кайтавазы" дип исемләнгән рәсем дәресе үткәрелде.

Быел ТАССР төзелүгә 100 ел. 29 гыйнвар көнне Күкчә авыл китапханәсендә “Тарих эзләре буйлап” дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләнде.

29 гыйнвар көнне Теләче балалар китапханәсе хезмәткәрләре, Татарстан АССР оешуга 100 ел тулуга багышланган «Мин яратам сине, Татарстан» дип исемләнгән чара үткәрү максатыннан, Теләче 3 нче балалар бакчасында булдылар. Яраткан Республикабызга быел нәкъ бер гасыр тула. Балалар белән бергә Татарстанның зур тарихи шәһәрләрен искә төшерделәр, истәлекле вакыйгаларны, күренекле шәхесләрне, милли ашларны санап үттеләр. Татар телендә халык табышмаклары буенча зур викторина да уздырдылар. Соңыннан шушы 100 ел эчендә Татарстан һәм халык тарихын чагылдырган мультипликацион фильмнар күрсәтелде.

Бөек рус язучысы һәм драматургның юбилее уңаеннан Шармыш авыл китапханәсендә «Читаем книги Антона Павловича Чехова» дип исемләнгән китап күргәзмәсе янында әңгәмә үткәрелде.

29 нчы гыйнвар көнне Теләче җирлекара китапханә  хезмәткәрләре “Китап сезгә үзе килер” дип исемләнгән акция белән сәүдә нокталарында һәм оешмаларда  китаплар тәкъдим иттеләр һәм күзәтү ясадылар. Һәр кеше үзенә ошаган китапны сайлап  алды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International