ЯҢАЛЫКЛАР


9
гыйнвар, 2020 ел
пәнҗешәмбе

3 нче гыйнвар көнне Күкчә авыл китапханәсендә Россия музейлары көне уңаеннан: “Казан музейлар шәһәре” дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләнде. Күргәзмәдә музейлар һәм аларның барлыкка килү тарихын тасвирлаган төрле китаплар тәкъдим ителде.

Оештыручылар балаларга "Исәнме Яңа ел" дип исемләнгән Яңа ел тамашасы әзерләделәр. Балалар сагынып көтеп алган кунакларын– Кыш бабай белән Кар кызын зур шатлык белән каршы алдылар. Балалар конкурсларда катнаштылар, җырладылар, биеделәр күңел ачтылар. Чарада катнашучыларның барысы да Кыш бабайдан баллы бүләкләр алды.

Мондый күңел ачу чарасы барысына да ошый: балаларга да, өлкәннәргә дә! Барысы да актив катнашалар, күңел ачалар! Лоторея концерт номерлары белән чиратлашып барды.  Чарадан  барысы да канәгать калды, чөнки җиңелүчеләр юк, һәркем бүләк-сюрприз ала алды!

31 нчы декабрь көнне Субаш авыл клубында китапханә белән берлектә "Хуш киләсең Яңа ел" дип исемләнгән музыкаль күңел ачу программасы булып узды. Бәйрәм кичәсе "Абыстайлар" дип исемләнгән театральләштерелгән тамаша белән башланып китте. Анда популяр Яңа ел җырлары, биюләр, күңелле уеннар һәм конкурслар да яңгырады. Бу бәйрәм кичәсе барлык буыннарны берләштерә һәм монда  һәркем үз хыялын, үз өметен, могҗизасын алуга өметләнә.

31  декабрь көнне  Шәтке авылы мәдәният йортында китапханәче белән мәдәният йорты директоры Яңа ел лотереясы уйнаттылар.

 30 декабрь көнне  Шәтке авылы мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләре "Яңа ел тамашасы"  дип исемләнгән яңа елны каршылау кичәсе үткәрделәр .

Матур итеп бизәлгән чыршы янына авылның барлык балалары да килде. 
Яңа ел-көтеп алынган теләкләрнең тормышка ашу вакыты, һәм нәниләр өчен яңа ел бәйрәмен көтү Кыш Бабай һәм Кар Кызы белән очрашудан тылсымлы тәэсир белән бәйле. 

 

4 январь көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният йортында зурлар өчен “Өлешеңә тигән көмешең” дигән исем белән лотерея билетлары уйнатылды. Кемгә энә, кемгә дөя инде.  Чыккан бүләкләргә һәрберсе кәнәгать булдылар. Ахырдан “Дискотека 80-х”та  рәхәтләнеп күңел ачтылар. Бу мәдәни чараны мәдәният хезмәткәрләре оештырды.

Укучы балаларның  каникулларын күңелле үткәрү максатыннан   3 январь көнне Олы Мәтәскә мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләре  “ Күңелле уеннар ”дип исемләнгән чара үткәрделәр. Балалар белән төрле уеннар уйналды, табышмаклар, мәкальләр әйтелде. Мәдәни чара кызыклы һәм күңелле үтте.

Концертта Әбде, Шармыш, Ачы  һәм Үзәк авылы үзешчәннәре катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International