Әлеге күргәзмә китап яратучы балаларга яңа ел кәефе булдырырга, ә китаплар уку кышкы каникулларны онытылмаслык итеп уздырырга ярдәм итәчәк. Барыгыз да тылсымлы уку дөньясына кушылыгыз, яңа елны китаплар белән башлагыз!
Кемгә энә, кемгә дөя инде. Чыккан бүләкләргә һәрберсе кәнәгать булдылар. Ахырдан “80 нче еллар дискотекасы” нда рәхәтләнеп күңел ачтылар. Бу мәдәни чараны мәдәният хезмәткәрләре оештырды.
Укучы балаларның каникулларын күңелле үткәрү максатыннан, 3 нче гыйнвар көнне Олы Мәтәскә мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләре “Күңелле уеннар” дип исемләнгән чара үткәрделәр. Балалар белән төрле уеннар уйналды, табышмаклар, мәкальләр әйтелде. Мәдәни чара кызыклы һәм күңелле үтте.
31 нче декабрь көнне, Айдар авылы китапханәчесе мәдәният йорты директоры белән берлектә “Кил, Яңа ел, изгелегең белән!”- дип исемләнгән театральләштерелгән бәйрәм үткәрделәр. Бәйрәм төрле күңелле уеннар, конкурслар, биюләр, җырлар, кызыклы тамашалар белән үрелеп барды. Конкурсларда катнашучылар истәлекле бүләкләр алдылар.
Балалар бик теләп төсле китаплар белән таныштылар, шигырьләр сөйләделәр, рәсем ясадылар. Барлык катнашучылар да әдәби викторина сорауларына җавап бирделәр һәм күңелле уеннар уйнадылар - алар әкият геройларының югалган әйберләрен эзләделәр. Бу көнне китапханәдә барлык укучыларны Кызыл калфак каршы алды. Балалар, хәтта иң кечкенәләре дә, бик теләп, Кызыл калфак белән элемтәгә чыктылар һәм барлык конкурсларда катнаштылар. Әлеге чарага «Заснеженный мир сказок» дип исемләнгән күргәзмә оештырылган иде. Әти-әниләр балачакта укыган, хәзер аларны үз балаларына укырга тәкъдим иткән әкиятләрне аеруча зур дулкынлану белән искә алдылар.
Китап яратучылар өчен китапханәләргә килеп, матур әдәбият белән танышу үзе бәйрәм. Яңа 2020 нче елга аяк баскач, Урта Мишә авыл китапханәсендә, иң өлгер китап укучылар, китапханә елъязмасына кереп калды. Тугры дус китап белән күрешү - үз бер бәйрәм бит ул. Үзегезне шушы матур мизгелләрдән мәхрүм итмәгез.
Балаларның кышкы ялларына туры килгән бу бәйрәмне күңелле , истә калырлык итеп оештыру максатыннан, 4 нче гыйнвар көнне Урта Мишә авыл китапханәсе, клуб белән берлектә “Хуш киләсең, Яңа ел!”- дигән исем астында балалар өчен чыршы бәйрәме уздырды. Бәйрәм төрле кызыклы уеннар һәм җыр-бию программасы белән үреп алып барылды. Соңыннан балаларга истәлекле бүләкләр һәм күчтәнәчләр таратылды.
3 нче гыйнвар көнне Кыш бабай белән Кар кызы авылның иң күп китап укучыларын котлап, бүләкләр тараттылыр һәм үзләренең изге матур теләкләрен юлладылар. Мондый матур чаралар, китап укучыларыбызның санын тагын да арттырыр дип ышанып каласы килә.
Викториналар үткәрү, яңа белемнәр алу, яңа китаплар белән танышу, акцияләр – болар барысы да китап укучылар өчен 2020 елның гыйнвар башында Теләче җирлекара китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан оештырылды.
Бәйрәм күңелле музыка белән башланып китте. Балалар Кар Кызы һәм Убырлы карчык белән бергә күп төрле маҗаралар, могҗизалар һәм сынаулар үтте. Бәйрәмгә чын Кыш бабай килде! Күңел ачу дәвам итте! Балалар матур күренешләр, җыр-биюләр белән сөендерделәр, Убырлы карчык конкурсларында актив катнаштылар. Кыш бабай һәм Кар кызы һәр катнашучыга яңа ел бүләкләре һәм сувенирлар тапшырдылар. Бәйрәм чыршы янында әйлән-бәйлән һәм җырлар белән тәмамланды.