4 января в Баландышском сельском Доме культуры прошла развлекательная танцевальная дискотека под названием «Мы любим танцевать". Дискотека сопровождалась играми.
Айдар авылы китапханәсе Волгоград муниципаль мәдәният учреждениесенең үзәк китапханәсе оештырган "Китапларга Яңа ел" дип исемләнгән китапханә акциясенә кушылды. Китап укучылар өчен яңа ел, Кыш бабай, чыршы, Яңа ел маҗаралары турындагы китаплардан күргәзмә оештырылды. Шулай ук бәйрәмнең тарихы һәм традицияләре, яңа китаплар белән дә танышырга мөмкин иде.
Акция китап укучыларны китапханәгә җәлеп итү, китапханәдә реклама формаларының берсе булып тора. Яңа ел акциясе: беренче китап укучы булу, бүләк алу, яраткан китапны өйгә алып, кышкы кичтә уку белән хозурлану өчен менә дигән мөмкинлек.
2020 елның 3 гыйнварында Арча шәһәрендә 2006-2007, 2008-2010 елда туган егетләр һәм кызлар арасында өстәл теннисы буенча Арча муниципаль районының ачык шәхси – команда беренчелеге булып узды. Әлеге ярышларда 6 команда катнашты, шул исәптән өстәмә белем бирү педагогы Радик Габбас улы Абзалилов командасы да.
2020 елның 4 январе көнне Балыклы авылыннан Румия һәм Айдар Каримовлар гаиләсендә дүртенче бала , Теләче районында беренче булып кыз бала туды. Гражданлык хәле һәм актлар теркәү бүлегендә беренче номер белән акт төзелде һәм бала туу турында таныклык эшләнде. Каримовлар гаиләсен бәби туу уңаеннан котларга Теләче районы җитәкчесе Н.Н.Хаҗипов, социаль мәсьәләләр буенча Теләче районы җитәкчесе урынбасары Д.С.Гиниятуллин, Теләче районы хастаханәсенең баш врачы И.И.Галиуллин, ЗАГС җитәкчесе А.Х.Тимерханова һәм Алан авыл җирлеге башлыгы Ә.Г.Хаҗиев килделәр һәм Каримовлар гаиләсенә истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
Чара башында Әбде авыл мәдәният йорты үзешчәннәре тарафыннан әзерләнгән кечкенә генә күңел ачу программасы булды. Аннан соң Яңа ел лотерея билетлары уйнатылды. Соңыннан Яңа ел дискотекасы булды.
Бу чараны китапханәче һәм мәдәният йорты директоры оештыра. Быел бу чара ”Бәхет кемгә елмая” дигән исем белән үткәрелде. Башта балалар Кыш бабайга шигырьләр сөйләделәр, ә соңыннан лотерея уйнатылды.
Бу викторинада балалар Раштуа табышмакларына, дини сорауларга җаваплар бирделәр, логикага кагылышлы кызыклы ребуслар чиштеләр. Шул рәвешле без балаларның игътибарын халкыбызның иҗади мирасына мәхәббәт тәрбияләргә, гореф-гадәтләргә җәлеп итәргә тырыштык.
Теләче 3нче номерлы балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркем балалары балалар бакчасының мини-музеенда булдылар.
8 январь көнне Максабаш авылы мәдәният йортында да балалар өчен «Чыршы бәйрәме” уздырылды. Балалар төрле конкурсларда катнашып бүләкләр алдылар, җырладылар һәм биеделәр.